Журналистлар мәгълүматларына караганда, йолдызлы парның өченче уртак баласы туган.
Телеграм-канал язуынча, 42 яшьлек Альбина Джанабаева һәм 55 яшьлек Валерий Меладзе бу көннәрдә янә әти-әни булу шатлыгын кичерә.
Мәскәү журналистлары мәгълүматларына караганда, бала башкала клиникаларының берсендә дөньяга килгән. Бу шатлыклы хәл белән 13 апрельдә, КВН финалын төшерү вакытында, популяр җырчы Валерий Меладзе үзе уртаклашкан. Телеграм-канал артистларның кызлары тууы турында ачыклый. Баланың исеме әлегә хәбәр ителми.