Анастасияне авылда яратмадылар, ләкин хөрмәт иттеләр. Яратмадылар, чөнки артык горур иде, беркем белән дә тиешеннән артык якынаймады, чикне билгели белде. Кечкенә ике малае белән тол калган хатын булса да, аның янында ир-егетләр көтүе белән бөтерелә иде, җитди тәкъдим ясаганнары да күп булды, ләкин ул аларның берсен дә үзенә якын китермәде. Ә хатын-кызлар аның чибәрлеген гафу итә алмады, чөнки көнләштеләр. Ләкин шул ук вакытта кемнеңдер ишеген бәла какса, һәммәсе баш иеп, аңа йөгереп килде, ә ул барысына да кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Һәм ул, чыннан да, искиткеч могҗизаларга сәләтле иде...
Үземнән чыгып әйтү дә җитәдер. Табиблар миңа, әгәр кыйммәтле операция ясатмасаң, синең беркайчан да балаң булмаячак, дип кистереп әйтте. Ләкин Мәскәүдәге махсус клиникага эләгү турында мин хыяллана да алмый идем. Минем кайгымны Таська каяндыр, кемнәндер ишетеп алган, шуннан соң бер тәүлеккә урманга китеп югалды. Аннан ул ниндидер үләннәр алып кайтты, чәй белән бергә пешереп эч, дип, миңа бирде. Ике ай үтәр-үтмәстән мин авырга калганлыгымны аңладым. Шатлыгымның, Таськага рәхмәтемнең иге-чиге булмады!
Ә Таськаның кайгы-хәсрәтләре, бәла-казалары безнең колхозның механигыннан башланды. Бер кичтә бу ир аңа киләчәген юратырга барган. Ә Таська аңа: “Тартуыңны ташла, сүземне тыңламасаң, аягыңны кисәчәкләр!” – дип әйтеп кайтарган. Ә теге, үгез кебек тап-таза ир, моңа көлгән дә кайтып киткән. Ләкин күпмедер вакыттан соң механик кинәт чирләп китте, сул аягы тыңлашмый башлады. Кыскасы, район үзәгенә белгечләргә күренергә киткән таза ир бер аяксыз кайтты.
Шуннан соң ир бик каты итеп эчә башлады, исереп алган саен бөтен авылга: “Миңа шул убырлы хатын кына күз тидерде! Бу – аның гына эше!” – дип кычкырынды. Әби-сәби утка бензин өстәп җибәрде: “Чын им-томчыга моны эшләү берни дә түгел! Аның бит әнисе дә, нәнәсе дә сихерче булганнар!..”
Шуннан башланды инде: хәзер халык аннан читләште, ул урамга чыкса, балаларын тиз генә өйгә чакырып алалар, өлкәннәрдән күреп, бала-чагасы да хатынның тәрәзәләренә таш ыргытып китә, аннары этен агулап үтерделәр...
Бер керүемдә ни күрим, Таська бик боегып утыра, йөзе ап-ак! Куркып киттем. “Ни булды?!” “Бәла буласын сизенәм. Мин аннан котыла алмаячакмын...” – диде ул пышылдап кына. Бер айлап үткәч, Иван Купала бәйрәмендә Таська, киенеп-ясанып, авыл урамнары буйлап үтте, һәр йорт янында тукталып торды, бәхилләшкән кебек, һәр өйгә башын иеп чыкты, ә төнлә ниндидер бәдбәхете... аның өенә ут төрткән. Мин дә шунда чаптым. Ул күренеш бик куркыныч иде. Анастасиянең ике малае да янып үлде, күмергә калганнар, үзен янгыннан алып чыгып өлгергәннәр. Сәер хәл: үзе һушсыз, күлмәге янып беткән, ә тәненең бер җире дә пешмәгән... Табиблар соңыннан әйтүенчә, ул сөрем газы белән агуланган, үзе чыгып котыла да алыр иде, балаларын коткарырга тырышкан...
Бөтен йортымны иремә калдырып, мин Таськаны дәваханәгә озата киттем. Дүрт сәгать килдек, ул ыңгырашып барды, тик аңына килмәде. Дәваханәдә аны шундук реанимация палатасына салдылар, мин аның янында калдым. Ул палатада тагын ике хатын ята иде. Дүртенче карават буш булганлыктан, мин шунда бераз ятып торганда черем итеп киткәнмен...
Миңа кемдер төрткән кебек тоелды. Ни күрим, Таськаның караваты янында кечкенә бер малай басып тора. Ныгытып карасам, Сашка бит бу, бәләкәй малае. Бәй, ул бит янгында һәлак булды! Ә бала, Таськаның кулыннан тотып, аңа пышылдый: “Әни, безгә куркыныч, әйдә безнең белән!” Анасы исә: “Мин бик тиздән килермен. Чак кына көтегез...” – дип җаваплый. Күз алларым томанланып китте, төш күрәм, ахры. Шунда Таськаның миңа әйткәне дә аермачык ишетелде: “Ә син, Вера, авылдан чыгып кит, син анда тынгылык та, бәхет тә тапмаячаксың...”
Мин һушымны җыйганда Таськаны каталкага салып булашалар иде инде, аңына да килә алмыйча җан биргән. Мин сәгать буе дәваханә янында үксеп елап йөрдем. Палатага әйберләремне алырга яңадан кергәч, теге хатыннарның берсе икенчесенә сөйли: “Төш күрдем. Үлгән әлеге хатын янына бер бәләкәй малай килеп, аны үз янына барырга чакыра иде...” Бөтенләй котым очты, ничек инде бер үк төшне ике кеше берьюлы күрсен?!..
Авылга кайтсам, анда тагын бәла: теге механикның да йорты янган. Ходай Анастасия өчен җәзасын биргәндер, дип уйлап куйдым. Хатын-кыз исә чәйнәшүен дәвам итте: имеш, Таська дәваханәдән качып кайткан да балалары өчен шулай үч алган, аның факел тотып йөргәнен дә күргәннәр... Аның һушына да килә алмыйча үлүен аңлатырга тырышып карадым, миңа акаеп кына карадылар, “Убырлы хатынның ахирәте бу, аның өенә дә кызыл әтәч җибәрергә кирәк!” дигәннәрен генә ишеттем...
Иремә теге төшне дә, Таська әйткәннәрне дә сөйләп биргәч, без, чыннан да, авылдан күченеп киттек. Яңа урында биш ел яшибез инде, монда тыныч, халык та яхшырак. Ләкин авылдан сирәк-саяк сәер хәбәрләр килеп ирешә: Иван Купала бәйрәмендә ел саен анда кемнең дә булса йорты яна икән. Туры килүчәнлекме, әллә каргышмы? Авыл халкы моның Анастасия каргышы булуына шикләнми...