Уфаның "Горзеленхоз" учреждениесе вольер хужалыгында яшәүче җан ияләре арткан.
Анда Көньяк Африкадан дикобраз "Микаэль" һәм Шотландиядән пони "Хамэр" яши башлаган.
- Без вольер хуҗалыгында терлекләр төрлелеген арттыру өстендә даими эшлибез, җәнлекләр яшәгән мәйданнарны киңәйтергә тырышабыз. Шулай ук уфалыларны һәм шәһәр кунакларын сөендерү, ирекле хуҗалык статусын күтәрү, аның җәлеп итүчәнлеген арттыру өчен экзотик хайваннарны алып кайту вариантлары турында уйладык, - дип сөйләде «Горзеленхоз»ның урман хуҗалыгы, төзекләндерү һәм урман-парк эшләре бүлеге башлыгы Максим Щербаков.
Көньяк Африка дикобразы - ул экзотик хайван. Ул 100 процент вегетариан, агач тамырлары, яшелчә, җиләк-җимеш белән туклана. Аның рационына алма, кәбестә, кишер, катнашазык, су керә, шулай ук аңа ботаклар да китерәләр.
Бу җәнлек «Горзеленхоз» учреждениесенең ирекле хуҗалыгында узган елда барлыкка килгән һәм хезмәткәрләрнең игътибар үзәгендә булган, алар аны ашату һәм асрау үзенчәлекләрен өйрәнгән. Аның өчен махсус җылы йорт әзерләгәннәр, ул кинәт температура төшүдән, явым-төшемнәрдән саклый, шулай ук ул дым эләкмәс өчен җирдән өскә күтәрелә.
Кышын дикобраз махсус җылытыла торган бинада булды. Яхшы аппетитлы булгач, ул авырлыкны шактый җыйган, әйбәт үскән һәм хәзер аны вольерга чыгарганнар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ирекле хуҗалык – ул уникаль объект, аның тиңдәшләре юк. Бүгенге көндә биредә 22 төрдәге 59 хайван һәм кошлар яши: бүреләр, төлке, песиләр, кабаннар, шулай ук йорт хайваннары: кәҗәләр, сарык, ат һәм күп сандагы кошлар.
Фото: ufacity.info