+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Июнь кемнәргә бәхет вәгъдә итә?

Җәйнең беренче аенда астрологлар күпләргә оптимизм һәм уңыш киләчәген фаразлый.

Җәйнең беренче аенда астрологлар күпләргә оптимизм һәм уңыш киләчәген фаразлый.
Белгечләр ышандыруынча, Айның Юпитер белән кушылуы (1 июньдә) һәркемгә яхшы йогынты ясаячак. Ә кайбер билгеләрне аеруча уңыш көтә. Балык билгесендә туганнар нинди эшкә тотынса да уңышлы булачак. Кысла юридик мәсьәләләрне җиңел хәл итәчәк.
Ә менә 3-4 июньдә Венера Юпитер белән “дуслашачак” икән. Бу һәркемгә уңыш китерәчәк, ди белгечләр. Акча, мәхәббәт, социаль бәйләнешләр өчен яхшы көннәр булачак. Аеруча Үгезбозау, Бизмән, Кысла отачак.
Үгезбозау өйдә ятмасын, уңыш аны урамда, саф һавада сагалап тора. Бүләк алырга әзер булсын. Матур танышулар көтелә.
Бизмән эшендә, социаль өлкәдә, бизнеста уңышка ирешәчәк. Яхшы керем киләчәк. Бу көннәрдә башланган проектлар уңышлы булачак. Хезмәт урынында мәхәббәт маҗарасы булырга мөмкин.
Кысланы матурлык өлкәсендә уңыш көтә. Бу көннәрдә чәчтарашка барса, яңа кием алса, отылмас. Фотосессия һәм кинопробалар да уңышлы булачак. Кыскасы, тормыш сыйфаты яхшырачак.
Ә 23 июньдә Юпитер Кояш белән дуслыгын ныгытмакчы икән. Астрологлар ышандыруынча, бу көнне үзеңне күрсәтә белергә кирәк. Аеруча Кысла белән Арысланга уңыш елмаячак. Алар бик тә популярлашып китәргә мөмкин.
Фото: Pinterest
Читайте нас: