+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
3 июнь 2021, 06:30

Бәхетне табар өчен нәрсәне югалтырга кирәк?

Әйбер югалтсагыз, кайгырасызмы? Юкка! Белгечләр кайбер әйберләрне югалтуны яхшыга юрый.

Әйбер югалтсагыз, кайгырасызмы? Юкка! Белгечләр кайбер әйберләрне югалтуны яхшыга юрый.
Мәсәлән, кияүгә чыкмаган кыз бер алкасын югалтса, димәк, туй көттермәячәк, тиздән ул кияүгә чыгарга тәкъдим алачак. Шуңа күрә югалган алка өчен кайгырып тормаска, ә югалмаганын кияүгә чыкканчы кешегә күрсәтмичә яшереп торырга кирәк.
Бер бияләй яисә перчатка югалту да ялгыз кешенең тиздән парын табачагына ишарә икән. Ә икесен дә югалту тагын да сөенечлерәк — көтелмәгән бүләк, хезмәт баскычында күтәрелү яисә күптән күрешмәгән якыннарыгыз белән очрашу көтә.
Аксыл, ачык төстәге шарф югалтсагыз, күңелле сәяхәткә әзер булыгыз. Ләкин югалган шарфыгыз караңгы төстә булса, сагаерга кирәк, сөйгәнегез белән аерылышу ихтимал.
Җепсез энә югалтсагыз да кайгырырга кирәкми. Ул күптән көтелгән очрашу вәгъдә итә!
Әлбәттә, ачкыч югалтсак, кайгырырга тотынабыз. Ә белгечләр бу хәлне яхшыга юрый — тормыштагы яхшы үзгәрешләр бик якында икән! Ә фатирсыз яшь пар ачкыч югалтса, тиздән фатирлы булачак, дип тә ышандыралар...
Фото: Instagram›skuratova_ninel
Читайте нас