+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
5 июнь 2021, 06:00

Мәскәүдә дә таный башлаганнар

«Сәлам бөтенегезгә дә!» дип инстачыларның кәефен күтәрүче Башкортстан блогеры Миләүшә Шәйхлисламованы белмәгән кеше юктыр инде бүген.

«Сәлам бөтенегезгә дә!» дип инстачыларның кәефен күтәрүче Башкортстан блогеры Миләүшә Шәйхлисламованы белмәгән кеше юктыр инде бүген.

Аны инде Мәскәүдә дә таныйлар икән.

- Соңгы тапкыр Мәскәүгә баргач, әллә ничә кеше яныма килеп фотога төште. Башкортстанда тануларына мин күнектем инде, мәскәүлеләр дә белгәч, үземә дә кызык булып китте.

Нәрсә әйтәсем килә, алай "йолдыз" булып йөрү дә рәхәт нәрсә түгел икән. Урамда куркып кына йөрисең, һәр адымыңны уйлап атларга кирәк. Дөньяда нәрсә булмас, кем очрамас, дип, тышкы кыяфәтең турында кайгыртырга туры килә. Аннары, кибеттә дә нәрсә алганыңны чамалап аласың. Исерткеч эчемлекләр кибете тирәсендә йөрергә, шәраб, сыра алырга куркыта. «Башкирская домохозяйка шәраб алып тора иде», — дип сөйләүләре бар. Әле берәр җиргә видосын да элеп куюлары ихтимал. Шуңа ирем ала аның ише ярамаган нәрсәләрне, - дигән ул "Интертат" хәбәрчесенә.

Фото: "https://www.instagram.com/bashkirskaya_domohozyaka/"
Читайте нас