+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
9 июнь 2021, 05:40

Безне искиткеч үзгәрешләр көтә!

Италия күрәзәчесе Мавис Русиягә ниләр фаразлаган?

Италия күрәзәчесе Мавис Русиягә ниләр фаразлаган?
Киләчәкне әйтә белүче белгечкә ышансак, тиздән безнең илдә искиткеч дару барлыкка киләчәк. Юк, бу коронавирустан вакцина түгел. Сүз яшьлек эликсиры турында бара. Әлбәттә, үлемнән котылып булмаячак, ләкин яшьлекне саклап, күпкә озаграк яшәп булачак.
Кемдер көләргә мөмкин, ләкин Мәскәү дәүләт университетында картаю биологиясен өйрәнүче лаборатория әле үк бар. “Картлыктан таблетка” да уйлап табылган, тикшеренүләр бара. Ә гомерне берничә елга озайта алучы дарулар чынлап та бар, андый бер дару төймәсе дүрт миллион доллар тора. Күрәзәчегә ышансак, тиздән мондый даруларны һәркем куллана алачак икән.
Мавис әйтүенчә, тиздән шундый вакыйгалар булачак, күпләрнең Русиягә яшәргә күчәсе киләчәк. Илебезнең әле үсешмәгән, төпкел төбәкләре чәчәк атачак, анда искиткеч бай яңа шәһәрләр барлыкка киләчәк. Көләсезме? Ә уйлап карасаң, дөньяда мондый мисаллар бар бит. Чүл эчендә калкып чыккан Дубайны гына алыгыз...
Русияне бәхетле киләчәк көтә, дип ышандыра Мавис. Безнең ил кискен үзгәрәчәк. Бу үзгәреш кинәт булачак. Моны яңа дөнья барлыкка килү белән тиңләргә мөмкин. Русия башка илләр өчен “әни” кебек булачак. Безнең ил аркасында башка илләр дә тернәкләнәчәк, үсешәчәк икән. Кыскасы, безнең һәркайсыбыз чиксез бәхетле булачак!
Ышанасызмы? Ә ышанасы килә...
Фото: https://zen.yandex.ru
Читайте нас