+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
22 июнь 2021, 07:26

Илле килограммга ябыккан

Уфада яшәүче Эллиада Дәүләтшина үзе дә ябыккан, башкаларга ябыгырга да ярдәм итә.

Уфада яшәүче Эллиада Дәүләтшина үзе дә ябыккан, башкаларга ябыгырга да ярдәм итә.

Аның артык авырлыкка кагылышлы проблемалары балачактан килә. Башта ул моның белән килешкән, әмма аннары кардиналь чаралар күреп, катгый диета тота башлаган. Шулай итеп, ул 50 килограммга кадәр ябыккан. Моннан тыш, ул физик күнегүләр эшләгән һәм хәтта фитнес-инструктор булып киткән.

Әмма балага узгач Эллиада янә симергән, хәтта бер атна эчендә 2 килограммга арткан чаклары да булган.

- Мин зур түгәрәк шарга охшап калдым, 118 килограмм авырлык белән бала табарга киттем, - ди яшь әни.

Тренажер залына ул кызына ярты яшь тулгач әйләнеп кайта. Эллиада әйткәнчә, аңа ире һәм аның инструкторы ярдәм итә. Кызның күнегүләре йөгерү юлы буенча җәяү йөрүдән башлана. Артык авырлык белән башка төр күнегүләр организмга зыян китерергә мөмкин.

Эллиада әйтүенчә, ул туклану режимын үзгәрткән, ешрак һәм азрак ашый башлаган, иң мөһиме - көненә кимендә 2 литр чиста су эчкән.

Ашап-эчеп тә ябыгып була икән... Һәрнәрсәдә чама кирәк шул.

Фото: Эллиада Дәүләтшина.
Читайте нас: