+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
23 июнь 2021, 11:40

"Попугайны судка биргәннәр..."

Кошыңны тозсыз сүзләр әйтергә өйрәтсәң, шундый хәлгә дә очрарга мөмкинсең.

Кошыңны тозсыз сүзләр әйтергә өйрәтсәң, шундый хәлгә дә очрарга мөмкинсең.

Бу хәл Бөекбританиядә булган. Хуҗасы белән урамнан барганда попугай бер хатын-кызга сүгенү сүзләре кычкырган. Шуның өчен ул Паблоны (попугай исеме) судка биргән.

"Пабло күп тиргәшә. Мин аны "пычрак авыз" дип атыйм. Тик ул телевизордан яки йорт тирәсеннән ишеткәнне генә сөйли. Мин аны махсус әрләшергә өйрәтмәдем", - дигән кош хуҗасы Стивен Девидсон.

Хатын-кыз попугайны юк итүне сорый, имеш тә ул җамгыятькә тискәре йогынты ясый. Ә кошның хуҗасы белдерүенчә, берничә көн элек ул аның белән талашкан булган. Шуңа күрә бу хәл килеп чыккан да.

Бу гаҗәеп хәлнең нәтиҗәсен тизрәк беләсе килә. Суд нинди карар чыгарыр икән?

Фото: "Вконтакте"ның "Удивительные истории" төркеменнән.
Читайте нас: