+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
6 июль 2021, 14:50

Юл уртасында аюлар көрәшкәнен күргәнегез бармы? (видео)

Бу хәл бик күп кешеләрне гаҗәпләндергән.

Бу хәл бик күп кешеләрне гаҗәпләндергән.

Күптән түгел Интернет челтәрендә юл уртасында ике аю көрәшкән видео пәйда булды. Арытаба аның Ямал-Ненец автономияле округында булуы ачыкланган.

"Безнең өчен бу - гадәти хәл", дип язып калдырган видео астына анда яшәүчеләр.

"Хатын-кыз өчен көрәшәләрдер", дип язып калдыручылар да бар.

Видеода күренгәнчә, анда ике аю баласы көрәшкәне күренә. Шунысы кызык: алар үтеп-сүтеп йөрүче машиналардан да курыкмый. Аз гына көрәшкәннән соң алар, юл кырыена чыгып, машиналарга юл биреп, үз бәхәсен дәвам итә.

Фото: "Вконтакте" социаль челтәренең "Типичный Тазовский" төркеменнән.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: