+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
7 июль 2021, 09:15

"Мондыйны күргән юк иде..."

Элвин Грей Салават Фәтхетдиновка искиткеч шәп бүләк ясаган.

Элвин Грей Салават Фәтхетдиновка искиткеч шәп бүләк ясаган.

Ул кайчандыр аңа Африка тәвәләре алып килергә вәгъдә биргән булган. Җырчы сүзендә торган. 5 тәвә кошы бәбкәсе белән бергә тәвә йомыркасы да алып килгән.

«Мондый күкәй күргәнем юк иде әле. Ничек кенә әрәм итмәскә инде моны. Хет үзең утырып чыгар», — дип соклана Салават Фәтхетдинов, йомырканы куенына кысып.

«Салават абыйның хәзер өченче күкәе бар инде», — дип шаярта Элвин.

«Ир кешегә дүртәү дә комачау итми», — дип көлә Салават. Йомырканы берәр белгеч белән сөйләшеп чыгартачагы турында сөйли.

Салават Фәтхетдиновның зур фермасына тагын 5 тәвә баласы да өстәлә. «Әлегә кечкенә булып күренсәләр дә, тагын бер елдан 3 метр зурлыкта булачаклар», — ди Элвин.

Җырчылар бу тәвә кошларына исем эзләп интекмичә, инстачыларга мөрәҗәгать иткәннәр.

«Уфтанма, Тундырма, Алма, Басма, Тартма»

«Марат, Тимур, Ренат, Фәрит, Радик»;

«Миңа ошады юмор. Үзең юньләп татарча белмәсәң дә, тәвәләрнең исемнәре татарча булыр инде. Музыка, Талант, Мелизм, Гәрәй, Салават», — дип тәкъдим итә үз вариантларын Элвинның инстадуслары. Бу язмаларны "Интертат" укыган.

Фото: https://www.instagram.com/elvin_grey_music/
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: