Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
11 август , 16:11

"Игътибар! Акча таратам..."

Юмор остасы Данир Сабировның хатыны Миләүшә "Инстаграм" сәхифәсендә акча таратканын яза. Әллә ныклап баеп киткәннәрме?

"Игътибар! Акча таратам..."

Юмор остасы Данир Сабировның хатыны Миләүшә "Инстаграм" сәхифәсендә акча таратканын яза. Әллә ныклап баеп киткәннәрме?

Менә инде өченче көн Миләүшә Сабирова үзенең "Инстаграм"дагы сәхифәсендә конкурс үткәрүен хәбәр итә һәм бүләккә кешеләргә акча бирә, имеш. Әмма ул конкурсның шартлары бик сәер. Анда катнашыр өчен төрле сылтамалар буенча үтәргә һәм үзең турындагы мәгълүматларны калдырырга кирәк. Җитмәсә, акча да җибәрергә кирәк.

Ниһаять, бу хәлгә Данир ачыклык кертте. Ачыкланганча, Миләүшәнең сәхифәсен мошенниклар "яулап" алган һәм аның исеменнән шундый конкурслар үткәрә икән.

"Миләүшәнең сәхифәсен мошенниклар "яулап" алды. Бернинди дә конкурсларда да катнашмагыз, акча җибәрмәгез", - дип сөйли Данир.

Әлеге вакытта белгечләр Миләүшәгә сәхифәсен кайтарырга тырыша. Данир бу очракта хатынын хуплар өчен аны Төркиягә ялга алып киткән. Ничек тә юатырга тырышам, ди.

Сак булыгыз, дуслар! Акча җибәрә торган конкурсларда катнашмагыз!

Фото: Миләүшә Сабированың сәхифәсеннән.

Автор:Ример Насретдинов