+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
12 август 2021, 15:00

Яшел түгәрәкләрне кем ясаган?

Бу яшел түгәрәкләрнең ни икәнен беләсезме? Һавадан төшереп алынган зур яшел түгәрәкләр фотосурәтләре күпләрне гаҗәпләндерә.

Яшел түгәрәкләрне кем ясаган?
Яшел түгәрәкләрне кем ясаган?

Бу - Согуд Гарәбстанында кулланыла торган “Center Pivot” түгәрәк сугару системасы. Сугару системасында үзәк шарнир белән бер нокта тирәсендә әйләнә торган яңгыр яудыручылар кулланыла. Бу су сиптерелә торган мәйданның яшел түгәрәккә әверелүенә китерә.

Ирригациянең бу төре “Boeing” системасына карый, анда суны түгәрәк радиус буенча 8 километрга кадәр арага күчерә ала торган куәтле су насослары кулланыла. Шулай итеп, бер "яшел кыр" әйләнәсе, гадәттә, 3,5 километр тәшкил итә.

Согуд Гарәбстанында климат шактый коры, шуңа күрә “Center Pivot” сугару системасы шулай киң таралган.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: