+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
23 август 2021, 10:45

Сентябрьдә кемнәрне бәхет көтә?

Йолдызнамәнең биш билгесен, дип ышандыра астрологлар.  

Сентябрьдә кемнәрне бәхет көтә?
Сентябрьдә кемнәрне бәхет көтә?

Бизмәнне карьера баскычында күтәрелеш көтә. Көчне дөрес максатларга юнәлтү таләп ителә. Гаиләгез хакында да онытмагыз, хәстәрлекле булыгыз. Авырлыкларны җебеп төшми үткәрә белсәгез, баш әйләнгеч уңыш киләчәк.

Чаянга очраклы рәвештә яхшы мирас килергә мөмкин. Бәхеттән башыгызны югалтып, акчаларны кирәкмәгән нәрсәгә туздырып куймагыз. Иң яхшысы — аларны озайлы вакытка ниндидер проектка яисә депозитка салып кую һәм арттыру.

Кәҗәмөгез бизнес өлкәсендә фәһемле тәҗрибә алыр. Белемне карьера өлкәсендә кулланырга кирәк булыр. Хезмәттәшләрегез сүзләренә колак салырга онытмагыз. Провокациягә бирелмәгез.

Кысла озак көткән бәхетле билетын тортып чыгармакчы. Бәлки күптән көткән урынга күчәргә туры килер. Сентябрь уртасы — яхшы үзгәрешләр өчен иң яхшы вакыт. Килеп туган мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска кирәк.

Балыкның үз-үзенә ышанычы артыр, үзенә гашыйк булырлар. Якыннарыгыз белән күңелле мәшәкатьләр көтелә. Эш артмас, ләкин осталыкны камилләштерү өстендә эшләргә кирәк. Каяндыр акча да килеп кермәкче әле.

Фото: diary.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: