+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
24 август 2021, 10:30

Джуна безгә ниләр фаразлаган?

Тылсымлы ысуллар белән кешеләрне дәвалаучы һәм күрәзәлек итүче Джуна вафаты алдыннан Русия киләчәгенә бәйле фаразлар әйтеп калдырган.  

Джуна безгә ниләр фаразлаган?
Джуна безгә ниләр фаразлаган?

Күрәзәче ханым безнең илне авыр вакытлар көтүен билгеләгән. Биш ел рәттән финанс кризисын фаразлаган. Бу хәлнең илнең үсешен тоткарлаячагын ассызыклаган. Аеруча болай да фәкыйрь кешеләргә авырга туры киләчәк икән.
Ләкин Джуна безнең илне көрчектән чыгарырга тиешле тармакны да әйткән. Ул — авыл хуҗалыгы. Күрәзәче фикеренчә, бу тармакка тиешле игътибар бирелсә, 2021 елда хәлләр яхшыра башларга тиеш.
Джунаның кешеләрнең үпкәләрен зарарлаячак авыру киләчәге хакында әйткәне дә билгеле.
Күпләр язуынча, Джуна өченче бөтендөнья сугышы киләчәге хакында да белгән, имеш. Бу Русия белән Украина арасындагы конфликт аркасында килеп чыгарга мөмкин икән. Яклар вакытында килешүгә килә алса, сугышны булдырмый калырга мөмкин, дип әйткән Джуна.
Фаразларга ышансак, безнең илне акчасызлык, ачлык һәм авырулар белән бәйле зур сынаулар көтә. Ләкин алар үтәргә тиеш. Менә шуннан соң безнең дәүләт чәчәк атачак. Кешеләр әхлак һәм иминлекнең ни икәнен белеп яшәячәкләр.
Шул ук вакытта Джуна беркайчан да рухи кыйбланы онытмаска, рухи яктан үсешергә тырышып яшәргә кушкан.

Фото: https://zen.yandex.ru/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: