-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
27 август 2021, 11:40

Дүрт әйберне кулдан-кулга бирергә һәм алырга ярамый!

Югыйсә, күңелсезлекләр көт икән... Нәрсәләр алар?

Дүрт әйберне кулдан-кулга бирергә һәм алырга ярамый!
Дүрт әйберне кулдан-кулга бирергә һәм алырга ярамый!

Беренчедән, әлбәттә, акча. Аеруча бик яхшы мөнәсәбәтләрдә булмаган кеше кулыннан акча алудан сак булыгыз. Кулдан кулга бирелгән акча аша негатив салынырга мөмкин. Акчаны алмый калдырасы килми, әлбәттә. Моның өчен кешедән акчаны каядыр куюын сорарга була. Мәсәлән, өстәлгә. Аннан гына алырга.

Балдак-йөзекләр белән дә сак булыгыз. Кемдер сезгә үзенең йөзеген киеп карарга тәкъдим итә икән, риза булмагыз. Бизәнгечләр аша кешенең проблемалары сезгә күчәргә мөмкин, ди им-томчылар.

Кемдер кулыннан кисә торган предмет алган кеше үзенең сөйгәне белән мөнәсәбәтләрен “кисеп” куя икән, имеш. Шуңа кеше кулыннан пычак, кайчы кебек әйберләр алмаска тырышыгыз.

Суган — күз яшьләре билгесе. Кемнеңдер кулыннан суган алу аның күз яшьләрен, күңелсезлекләрен алу белән чагыштырыла...

Фото: https://zen.yandex.ru/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: