+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
31 август 2021, 09:55

Юлда алтын тапсаң...

Алыргамы? Юкмы? Алтын белән бәйле күп сынамышлар бар. Аларны беләсезме?  

Юлда алтын тапсаң...
Юлда алтын тапсаң...

Юлда табылган алтын әйбер бәхет китерми, дип ышандыра белгечләр. Бизәнгечкә аны тагып йөргән кешенең энергиясе җыелган була. Ул тапкан кешегә күчә. Тапкан алтынны кулланган кешенең тормышы бозыла башларга мөмкин.

Никах балдагын төшереп җибәрсәң дә хәерлегә түгел икән. Никахлашкан кешең белән сүзгә килешүләр көт тә тор, ди.
Ә никах уңышлы булсын өчен парның балдаклары бер төсле, бертөрле булырга тиеш икәнен белә идегезме?

Төштә алтын күрсәгез, кайгырмагыз. Начар түгел. Мондый төш кешенең рухи үсешүе турында сөйли. Якын киләчәктә яхшы үзгәрешләргә әзер булыгыз.

Берьюлы алтын һәм көмеш әйберләр тагып йөрмәгез. Беренчедән, бу — зәвыксызлык. Икенчедән, бу ике металл бер-берсенең уңай йогынтысын бетерә.

Менә шулай. Ә сез алтын яратасызмы?

Фото: https://zen.yandex.ru/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: