+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
28 сентябрь 2021, 15:25

Шикәр эченә акча салсаң, нәрсә була?

Эшләп карагыз, үкенмәссез!

Шикәр эченә акча салсаң, нәрсә була?
Шикәр эченә акча салсаң, нәрсә була?

Бу ритуалны дөрес башкарыгыз. Өйдә шикәр савытында шикәр комы беткәч (махсус рәвештә бушатырга ярамый, үзе бетәргә тиеш!), аны яхшылап юыгыз, киптерегез. Төбенә бер тимер акча салыгыз. Иң яхшысы — 5 сумлык. Ләкин башта аны кер сабыны белән яхшылап юыгыз, кайнап чыккан су белән чайкагыз, чиста чүпрәк белән сөртегез.

Хәзер акча өстенә шикәр комы салыгыз. Нәкъ комын, шакмак шикәр ярамый.

Бу акчалы савыттан шикәр салып эчкән һәркемгә акча, байлык килергә тиеш, ди. Хәтта өй хуҗаларына гына түгел, кунакка килеп чәй эчкәннәргә дә.

Тик бер шарт: моны Ай кимегәндә эшләргә ярамый. Тулы Ай вакытында яисә ул зурая башлаган вакытта башкару яхшы. Иң дөрес көн — пәнҗешәмбе.

Менә шулай. Баерга әзерләнегез, дуслар!

Фото: fb.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: