-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
19 октябрь 2021, 11:40

2022 елны ничек каршыларга?

Яңа елга да күп калмады. Алдагы елда бик бәхетле һәм бай булыр өчен аны дөрес каршыларга әзерләнегез.

2022 елны ничек каршыларга?
2022 елны ничек каршыларга?

Тормышыгызга негатив китерүче һәммәсе белән араларны өзегез. Өегезне дә кирәкмәгән әйберләрдән чистартыгыз. Яңа елны рәхәтләнеп, шау-шу белән, туйганчы күңел ачып каршылагыз. Борынгылар Яңа ел каршылагандагы шау-шуның яман көчләрне куркытуына ышанган.

Әгәр Яңа елдан мәхәббәт көтәсез икән, бәйрәм төнендә эчке киемегез кызыл төстә булсын. Уңыш бик тә кирәк булса, сәгать Яңа ел җитүне искәртеп, уникене сукканда унике йөзем җимеше ашап өлгерергә тырышыгыз.

Яңа елда бай буласыгыз килсә, бәйрәм төнендә кошелегыгыз тулы булсын. Шулай ук азык-төлек запасы, тәм-томнар да күп булырга тиеш — ел буе муллыкта, тәмле ашап яшәячәксез.

Сынамышларга ышансак, Яңа ел җитүгә аз гына вакыт калгач, ишек-тәрәзәләрне ачып куярга кирәк икән. Бу - Иске ел чыгып китсен, Яңа ел вакытында керсен өчен кирәк.

Фото: dahar.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: