-22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
19 октябрь 2021, 12:15

Ноябрьдә кайберәүләргә зур уңыш киләчәк!

Кемнәргә? Астролог Павел Глоба белдерүенчә, йолдызнамәнең өч билгесенә.  

Ноябрьдә кайберәүләргә зур уңыш киләчәк!

Үгезбозау өчен менә дигән яңа танышулар көтелә. Бу билге астында туучылар тугры дуслар табар, алар ярдәмендә эшләре җайга салыныр. Шулай ук алар күптән теләгән әйберләрен сатып алуга ирешер. Күптән хәл итә алмаган мәсьәләләр дә җиңел генә чишелеп куяр.

Кыз билгесендә туганнарның тормышлары чагу төсләргә күмеләчәк. Ялгызлар парларын табар, парлыларның мөнәсәбәтләре ныгыр, яхшырыр. Гомумән, Кызлар өчен ноябрь романтик әкияткә әверелергә чамалый.

Укчы өчен көзнең соңгы ае иҗади күтәрелеш вакыты булыр. Илһам гел яннарында булмакчы. Мөмкинлектән файдаланып, күптән уйлап йөргән планнарны тормышка ашырырга кирәк.

Фото: stihi.ru

Автор:Ләйсән Якупова