"Башспирт" продукциясе тиздән Англиядә Королева өстәлендә пәйда булачак.
Барысы да Бөекбритания королевасы Елизавета Икенче турындагы яңалыклардан башланды. Билгеле булганча, 95 яшьлек королева, күп кенә инглизләр кебек үк, аперитивка артыш эчемлеген яки мартини кулланырга ярата. Әйткәндәй, җәй көне ул тәхеткә утыруының 70 еллыгын билгеләячәк.
Тик күптән түгел Британия табиблары монархны алкогольдән баш тартырга үгетләгән. Һәм ул хәтта яраткан эчемлекләреннән дә баш тарткан.
Безнең җитештерүчеләр королева ашыгыч карар ясаган дигән фикергә килгән. "Башспирт" турыдан-туры Букингейм сараена Kurai премиаль алкоголь тартмасын җибәргән.
"Хөрмәтле монарх безнең эчемлекне моңа кадәр эчәргә туры килгәннәре белән чагыштырыр һәм дөрес нәтиҗәләр ясар дип ышанабыз", - диләр предприятиедә.
Элизабет Александра Мария исеменә посылка кичә, 19 октябрьдә, Уфадан Томанлы Альбионга юл тотты. Менә сарайда гаҗәпләнерләр инде ә!
Фото: depositphotos.com