-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
22 октябрь 2021, 11:50

Яңа ел төнендә боларны эшләми калмагыз!

Якынлашып килүче елның уңышлы булуын теләсәгез, бәйрәм төненә кагылышлы кайбер сынамышларны искә алыгыз.

Яңа ел төнендә боларны эшләми калмагыз!
Яңа ел төнендә боларны эшләми калмагыз!

Якынлашып килүче елның уңышлы булуын теләсәгез, бәйрәм төненә кагылышлы кайбер сынамышларны искә алыгыз.

Мәхәббәттә уңыш юкмы? Яңа елда сәгать сукканда якын кешегезне (туганыгызны, дустыгызны, балагызны да ярый) үбеп алыгыз. Көткән уңыш килергә тиеш.
Яңа ел төнендә савыт-саба белән сак булыгыз. Бу тылсымлы кичтә нәрсәдер вату — яхшыга түгел. Сүзгә килешүдән, талашудан да тыелып торыгыз.
Ә менә күсе, тычкан кебек җан ияләрен бәйрәм төнендә күрмәвегез хәерле, югыйсә, киләсе елда хыянәт белән очрашу мөмкин.
Яңа елда үткәннәрдән арынып, тормышны өр-яңадан башларга телисезме? Сезгә сагыш-газап салган кеше белән бәйле барлык әйберләрне алыгыз һәм яндырыгыз. Әгәр андый әйберләр булмаса, үпкә-уңышсызлыклар турындагы барлык мәгълүматны кәгазьгә языгыз һәм ут төртегез. Алар янып бетү белән күңелсезлекләрнең тормышыгыздан юкка чыгачагына ышаныгыз.
Яңа ел төнендә еламагыз! Һичьюгы икенче көнгә кадәр түзәргә тырышыгыз. Алдагы ел күз яшьләрендә үтмәсен.

Фото: skyscanner.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: