+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
24 октябрь 2021, 11:50

Ачык авыз

(Юмористик хикәя). Камил Фазлый.

Ачык авыз
Ачык авыз
Уфа урамнарындагы “бөке”ләрне ерып чыктым да, “Москвич”ымда бер ялгызым “Күбәләккәй” җырын авыз эчемнән генә көйләп үзебезнең Юкәле авылына табан җилдертәм. Ялгызыма күңелсезрәк, әлбәттә, сөйләшәсе килеп тел кычыта. Шуны сизенгәндәй, бәхетемә, Дим чатында яшел плащ киеп алган ыспай гына ике хатын-кыз заты кул күтәреп тора. Туктап утырттым үзкәйләрен. Кем-кем, хатын-кыз белән гәпләшү симез каз ите турап пеше­релгән бәлеш ашау белән бер ул минем өчен.
— Кай тарафларга юл тотасыз, сылу затлар? — дип сорашам.
— Чишмәгә тиклем генә алмассыз микән?
— Сез — чибәрләрне, теләсәгез, Октябрьскийга кадәр дә алып барырга ризамын, димен. Минем хуш күңел­лелек ошап китте боларга.
— Ә нәрсә калган анда безгә? — дип кызыксыналар.
— Андамы? Аннан ерак та түгел Ык елгасы ага. Балык тотып, уха пешерер идек. Сез ни, шәһәр кызлары, уха да пешерә белмисездер әле.
— Балыгы булса, без әллә ниләр пешерә беләбез, — дип көлештеләр икесе җиз кыңгырау тавышлары чыгарып. Поварлар без, ресторанда эшлибез.
Кызлар белән әңгәмәләшүдән күңелкәйләрем май кояшыдай балкып, дәрт кичереп, үзем дә сизмәстән алда чак сөйрәлеп барган олы корсаклы цементовозны, янә дә кызыл “Жигули”­ны узып киттем.
— Таныш булыйк, мәйтәм, исемем Миниша.
— Мин — Маша, — ди алтын чәчлесе.
— Ә мин — Ксюша.
— Чишмәдә яшисезме, әллә утырмага килдегезме?
— Без үзебез башкаладан, ә монда дәү әнигә сугылып, хәлен белеп чыгарга булдык, — дип, бер-берсенә күз кысышып көлешәләр болар.
— Ә син юл кагыйдәләрен санга сукмыйсың, торган саен бозасың. Әле генә юлны икегә аеручы тоташ сызыкны кисеп, алда барган машинаны уздың, — диде чем кара чәчле Ксюша. Кыз “син”гә күчкән икән, контакт бар дигән сүз, егетләр. Мин хәтта үзем дә сизмәстән, уң кулдагы бармактан алтын йөзегемне салып шыпырт кына кесәгә яшердем. Әйдә, өйләнмәгән дип уйласыннар.
— Нәрсә, котың ботыңа төшеп курыктыңдамыни? — димен чем-кара чәчлесенә. — Ул цементовоз гөберле бака шикелле артын чак сөйрәп шуыша лабаса!
— Сөйрәми, ә юл кагыйдәләрен төгәл үти. Сәгатенә 20 километр куел­ган юл билгесен күрмәдеңмени?
— Һи-и, кызлар. Сәгатенә 20 чакрым белән барсам, мин үземнең Юкәлегә тәүлек буе кайтачакмын бит. Ә болай чыжт-выжт, күз ачып йомганчы. Менә ышансагыз — ышаныгыз, ышанмасагыз — юк, иртән таң сарысы белән торып Уфага килгәндә 35 тапкыр юл кагыйдәсен боздым. Нәтиҗәдә 2 сәгать тә 20 минутта башкалада идем. Ә кагыйдә үтәп барган булсам, ким дигәндә 4 сәгать вакыт үтәр иде.
— Юлда юл инспекторлары юк идемени? — дип әңгәмәгә Маша да кушылды.
— Бүкәнәй борылышында бер сержант туктатты туктатуын. Бер мине генә түгел, миннән алда баручыларны да.
— Ни өчен?
— Тиктомалдан. Югыйсә анда тәртип бозмаган идем. Алда ЮХХДИ хезмәткәрләрен күрсәк, без — шоферлар, ут яктыртып, бер-беребезне кисәтеп барабыз бит.
— Я, я, шуннан?
— Шуннан туктатты да ультиматум куйды:
— Нәрсә, туган, йөз тәңкәңне биреп, юлыңны дәвам итәсеңме, әллә ма­шинаңнан кимчелек эзлибезме? — ди. — Күрчәле, протекторларың ашалып беткән, — ди. Тизрәк йөзлекне тапшырып, котылу ягын карадым инде.
— Тәк, тә-әк. Сәгать ничәдә булды бу вакыйга?
И-и, шушы хатын-кызны, бигрәк сәер халык. Төбенә тоз коймаса булмыйдыр:
— Ничәдә дип... иртәнге 7 белән 8 арасында инде. Һи-и, төкердем мин аңарга. Бер УАЗ бер КамАЗны узалмый азаплана, икәүләшеп юлны бикләп баралар. Түземлегем бетеп, араларына кереп узып киттем үзләрен. Ике яктагы ике көзгем генә өзелеп төшеп калган.
— Сержант белән булган вакыйга өчен рәхмәт, — диештеләр кызлар көлешеп. — Менә кайда баерга була икән.
— Нәрсәсе рәхмәт инде аның, мәйтәм. — Лутчы мин сезгә үземне баеткан бер вакыйганы сөйлим әле. Яшерен-батырын түгел, кызлар, мин кызу йөрергә яратам. Әгәр машина канатлы булса, очып кына китәр идем. Шулай кышкы тайгакта Бүздәк тукталышында өч бичә-чәчәне туктап утыртып, сәгатенә 130 чакрым тизлек белән Уфага җилдерәм. Чөкердәшеп гәпләшеп утырган иделәр утырганда, кузгалып киткәч тә тәүдә авызларына су уртладылар, аннан юл буе бертуктаусыз догалар укып бардылар. Атеизм чоры булса да, дини кешеләр, күрәсең. Тайгак юлда ни пеләш тәгәрмәчле машинам кыланчык кызлар шикелле арт санын әле уңга, әле сулга боргалый. Шәһәргә керү белән беренче тукталышта ук туктатып төштеләр болар. Берсе кызыл йөзлекне сузып акча түләде. Өчесе өчен бергәдер инде дип уйладым.
— Ыздачам юк бит әле, дим. Ул да түгел, тегеләре дә кызыл йөзлекләр сузалар.
— Бу тиклем сумнарга, мәйтәм, Бүздәкне ун тапкыр урарга була бит.
— Хәер бу, хәер, исән-имин килеп җиткәнебез өчен. Юл буе Ходайдан ялварып сорадык. Үзең дә әкренрәк, исән-сау йөр, — диләр, хи-хи-хи... — Кызлар, сезгә бер фокус күрсәтимме?
Җавап бирүләрен көтеп тормадым. Кисәк кенә алда кара төтен бөркеп барган галәмәт биек КрАЗ машинасын узып, рульне чүт-чүт кенә боргалап “Москвич”ымны ике тәгәрмәчкә бастырдым. Кызларым итәкләренә ут капкандай чәрелдәшеп кычкырып җибәрделәр. Тәгәрмәчләр кабат лап итеп җиргә утыргач кына һушларына килделәр.
— Курыкмагыз, мәйтәм, мин үзем дә бу трюкны тамак төбен чылаткан чакта гына башкарам.
— Эчтеңмени? — диләр әсәренеп. — Йөзеңә болай чыкмаган кебек.
— Минем йөземә чыкмый, телемә чыга. Сизеләдер, — димен. — Уфада абыемның бәбәй туенда катнаштым. Бергәләшеп бәбәй тәпиен “юдык”.
— Алай икә-ән, — дип бер-берсенә караштылар чибәркәйләр. — Виртуоз­ның виртуозы!
Ул арада Чишмә тукталышына килеп тә җиткәнбез.
— Нәрсә, кызлар, Чишмәдә төшә­сез­ме, әллә өйләнмәгән егет белән Ык буена уха пешерергә барасызмы? — димен.
— Кызлар күрдем дип мәхәббәт йөзеген кесәгә яшерү яраган эш түгел, — диләр болар көтмәгәндә. Таныш булмаган ир-ат белән Ык буена барырга да җыенмыйбыз.
Кара син аларны. Ит изгелек — көт явызлык. Борылмый гына уң кулымны артка суздым да:
— Ул чакта гони бабки! — дидем. Тегеләр ләм-мим. Повар булсалар да, кесәләрендә җил уйный, күрәсең. Учыма сумнар түгел, тиеннәр дә төшми.
— Я, күпме көтәргә була?! — дидем дә артка борылып карадым. Карадым да... карап каттым. Өнемме бу, төшемме? Ышансагыз — ышаныгыз, ышанмасагыз — ышандырмыйм: артымда ике милиция полковнигы утыра. Плащ эчендә менә кемнәр булган икән!
— Хәзер инде чынлап танышыйк, — диләр. — Без федераль үзәктән юл тәртибен тикшерү инспекторлары. Юл кагыйдәләрен бозучыларны төрле ысуллар белән ачыклап, йөгәнлибез, — диләр. Машинага документларны, шофер таныклыгын күрсәтегез!
Көтелмәгән хәлдән тез буыннарыма кадәр калтырап төштем, егетләр. Тел тотлыгуның нәрсә икәнен шунда төшендем.
— Сезгә, гражданин Миниша Монгол улы Хәшрәтов, — диделәр, — шу­шы минуттан башлап ике елга тиклем руль артына утыру катгый тыела. Юл кагыйдәләрен төпле өйрәнеп, имтихан тапшырып, таныклык ала алсагыз, кабат руль артына утыру мөмкин­леге туачак. Әлегә җәмәгать транспортына утырып йөри торыгыз, — дип, честь биреп, шофер таныклыгымны тартып алып калдылар.
Тартай теленнән таба, ди. Менә шуннан теләсә кемгә сер чишүче мине ачык авыз дими, кем диярсез?!

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: