-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
25 октябрь 2021, 13:15

Тәмәке тартучыларга көн бетә!

Русиядә рөхсәт ителмәгән урыннарда тәмәке тартучы кешеләрне ачыклау һәм теркәү системасын эшләргә җыеналар.

Тәмәке тартучыларга көн бетә!
Тәмәке тартучыларга көн бетә!
Программа реаль вакыт режимында камералардан видеоны анализлый торган видеокүзәтү системасының бер өлеше булачак.

"Илкүләм технологик башлангыч" оешмасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, система тыелган территорияләрдә тәмәке тарту фактын ачыклаячак һәм хәвефсезлек өчен җаваплы кешеләргә мәгълүмат тапшырыр дип көтелә. Ул хокук бозуларны вакытында ачыклау, аерым алганда, янгын һәм шартлау куркынычын булдырмау мөмкинлеге бирәчәк.

«Тәмәке тартучыларны ачыклау өчен модульле системаны сәнәгать иминлеген контрольдә тоту предприятиеләрендә, паркларда, вокзалларда һәм башка нокталарда “Акыллы шәһәр” системасы чикләрендә кулланырга мөмкин булачак», — ди системаны эшләүчеләр.

Фото: Pixabay.com

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: