Ә тагын буш чемодан белән өй тирәсен урап чыгыгыз... Ни өченме?
Швециядә һәм Германиядә Яңа ел төнендә тозлы балык ашаган кешегә уңыш киләчәгенә ышаналар икән.
2022 елда күңелле сәяхәткә барасыгыз киләме? Яңа ел төнендә буш чемоданыгызны алып, өегезне урап чыгыгыз. Алдагы ел сәяхәтләргә бай булыр. Һәрхәлдә, Колумбиядә моңа чынлап ышаналар.
Ә менә Яңа ел төнендә кысла, омар кебек деликатеслар ашап мавыкмагыз. Алар — артка таба йөрүчеләр. Шуңа сезнең эшләр дә алга бара алмаска мөмкин. Яңа елда тавык ите ашаган кешенең дә уңышы очып китәргә мөмкин икән, имеш...
Ел буе финанс проблемалар булуын теләмәсәгез, 2нче гыйнварга кадәр бурычка акча бирмәгез. Ә бай буласыгыз килсә, ишек төбендәге палас астына акчалар салып куегез.
Менә шулай. Ышансагыз — эшләгез!
Фото: krasnodar.bezformata.com