+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
1 ноябрь 2021, 10:55

Йөзек югалтмагыз, үрмәкүч үтермәгез, кошны кумагыз...

Ни өченме? Борынгылар күңелсезлекләр килүне хәбәр итүче язмыш билгеләренә ышанган.  

Йөзек югалтмагыз, үрмәкүч үтермәгез, кошны кумагыз...
Йөзек югалтмагыз, үрмәкүч үтермәгез, кошны кумагыз...

Ни өченме? Борынгылар күңелсезлекләр килүне хәбәр итүче язмыш билгеләренә ышанган.

Өегезгә тәрәзәдән кош очып керде икән, бу бик яхшы түгел. Ул тиздән кемнеңдер бу дөньядан китәсен хәбәр итәргә мөмкин. Кошны кумагыз, тотмагыз. Тәрәзәгезне ачып куегыз һәм аңа үзенә очып чыгып китәргә мөмкинлек бирегез.

Никах балдагын югалту да яхшыга түгел. Бу хәл аерылышуны яисә зур талашуны хәбәр итә. Балдакны табарга тырышыгыз. Таба алмасагыз да начарга юрамаска тырышыгыз. Кайвакыт бизәнгечләр үз хуҗасына тәгаенләнгән негативны үзенә ала. Шуңа күрә эчтән генә югалган балдакка сездән барлык начарлыкны алып киткәне өчен рәхмәт әйтегез.

Борынгылар үрмәкүчләрне өйнең сакчылары, яклаучылары дип санаган. Үрмәкүч үргән пәрәвез явызлыкны тоткарлый ала икән. Үрмәкүчләр кешегә финанс иминлеге киләсен дә хәбәр итә, дип ышанганнар. Шуңа бу бөҗәкне үтергән кешегә бик күп күңелсезлекләр килергә мөмкин, имеш.

Фото: 100kursov.com

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: