-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
7 ноябрь 2021, 10:37

Гүзәл Әхмәтовага "Ягуар" килешә

Кәттә автомобиль инде, ни диясең. Ә хәвефсезме соң?

Гүзәл Әхмәтовага "Ягуар" килешә
Гүзәл Әхмәтовага "Ягуар" килешә

Бүген һава торышы нәкъ 7 ноябрьчә, кары да инде эремәскә ява кебек. Машина йөртүчеләр бер-берсенә "калайчылар көне"н искә төшерә, кышкы резинага күчми калма, янәсе. Машинаң нинди булса да, хәвефсезлек - беренче урында! Хатын-кыз водительләр арасында бу хакта белеп тә, җил кебек тиз йөрергә яратучылар бар. Шуларның берсе - җырчы Гүзәл Әхмәтова.

- Рульгә 2006 елда утырдым. Машина алдым да шул ук көнне Уфадан авылга кайтып киттем, - ди ул. - Хәзер тәҗрибәм зур. Үзем кызу кеше булгач, йөрү манерам да шундый — тизлек яратам. Әллә нинди йөртүчеләр бар. Бервакыт алдымнан барган автомобиль кисәк туктады. Артына килеп бәрелергә аз гына калды, сызгырып килеп туктадым. Рульдә олы яшьтәге бер апа утыра, кулы белән битен каплаган. Курыкканмы, белмим, ишеген ачмады.
Ирләр авызыннан: “Рульдә хатын-кыз булса, урап үтүең яхшырак”, — дигән сүзне ишеткәләгәнем бар. Әмма гүзәл затларның да төрлесе очрый. Машинамда пассажир булып барган егетләр: “Кайбер ир-атларга караганда да остарак йөрисең”, — ди.
Юлда күп йөрим, артист халкының тормышы шундый. Күптән түгел Чувашстанга (700 чакрым) барып, чыгыш ясап, шул ук көнне кире кайттым.
“БМВ”да йөри идем, аны саттым да “Ягуар” алырга талпындым. “Ышанычлыракны ал”, — дип, бу уемнан кире кайтырга күндерделәр һәм “Тойота Рав 4” алдым. Машинам ошый, әмма автосалонга кереп, барыбер “Ягуар”ны карап чыгам. Барыбызга да исән-сау йөрергә язсын, хәвеф-хәтәрләргә юлыгу насыйп булмасын.

Алтын сүзләр! Үзеңә дә имин юллар, тизлек белән бик мавыкма инде, Гүзәл...

Фото: "ВКонтакте"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: