-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
16 ноябрь 2021, 10:50

Яңа елда акчалы булыр өчен нишләргә?

Берничә сынамышны үтәргә кирәк, дип ышандыра белгечләр.

Яңа елда акчалы булыр өчен нишләргә?
Яңа елда акчалы булыр өчен нишләргә?

Берничә сынамышны үтәргә кирәк, дип ышандыра белгечләр.

Чыршыгыз никадәр купшырак, матуррак бизәлгән — финанс хәлегез дә шулкадәр яхшырак булачак.

Иске елның соңгы көнендә теләнче акча сораса, бирегез. Яңа елда баеп китәчәксез!

Яңа ел табыныннан калган сыйны чүп чиләгенә ташламагыз. Икенче көнне эт, мәче кебек җәнлекләрне сыйлагыз.

Барлык тишек кесәләрне тегеп чыгыгыз! Яңа ел төнендә кесәләрдә акча ятсын.

Тимер акчаларны яхшылап юыгыз да унике тулганда шампан шәрабы эчә торган бокалларга салып чыгыгыз. Шәрабны эчеп бетергәч, аларны шалтыратыгыз. Соңыннан һәркем бу акчаны кошелегына салып куеп, ел буе үзе белән йөртергә тиеш.

Яңа ел байлык китерсен!

Фото: "wallhere.com"

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: