+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
22 ноябрь 2021, 07:00

Декабрьдә бәхетне каршыларга әзер булыгыз!

Елның соңгы ае — декабрьгә бик аз вакыт калды. Яңа ел алдыннан һәркайсыбыз бәхет көтә. Кемнәргә килер ул? Астрологлар йолдызнамәнең барлык билгеләренә дә күңелле мизгелләр вәгъдә итә. Ә менә дүрт билгегә аеруча уңыш елмаячак икән.

Декабрьдә бәхетне каршыларга әзер булыгыз!Декабрьдә бәхетне каршыларга әзер булыгыз!
Декабрьдә бәхетне каршыларга әзер булыгыз!

Елның соңгы ае — декабрьгә бик аз вакыт калды. Яңа ел алдыннан һәркайсыбыз бәхет көтә. Кемнәргә килер ул? Астрологлар йолдызнамәнең барлык билгеләренә дә күңелле мизгелләр вәгъдә итә. Ә менә дүрт билгегә аеруча уңыш елмаячак икән.

Кыслага чын бәхет килер. Хезмәттә дә, шәхси тормышта да. Кышның беренче аенда барлык башлангычлар уңышлы булыр. Өстенлекле мәсьәләләрне иң беренче чиратта хәл итүгә тотыныгыз. Акчага да күмелерсез!

Балыкка да ишелеп акча килмәкче бит әле. Шулай да аларны тиз туздырып бетерергә киңәш итми астрологлар. Булганны арттыру юлын карагыз. Бик тә кирәге чыгар.

Үгезбозауга бераз үзсүзлелеген җиңеп торырга туры килер. “Дипломат” була белсәгез, күп күңелсезлекләрне урап узып булыр. Бәхет, мәхәббәт, гармония, тынычлык килер. Хисләр диңгезе көтә!

Игезәкләр өчен декабрь зур үзгәрешләр ае булачак. Күңелегезне эшкә бирсәгез, зур уңышлар килер. Ял турында да онытмагыз. Якыннарыгызга карата сабыр да була белегез, мәхәббәт сабырлыкны ярата.

Фото: https://ftimes.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас