+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
29 ноябрь 2021, 10:45

Карават астына... көзге салыгыз!

Ни өчен болай йокларга кирәк икәнен беләсезме?

Карават астына... көзге салыгыз!
Карават астына... көзге салыгыз!

Ни өчен болай йокларга кирәк икәнен беләсезме?

Начар төшләр кереп интектерсә, саташтырса яисә йокысызлыктан җәфа чиксәгез, караватыгыз астына кечкенә көзге салыгыз. Ул карават астындагы идәннең нәкъ сезнең баш турысына, пыяла ягы белән аска каратып салынырга тиеш. Белгечләр шулай киңәш итә.
Көзге көн буе җыелган негативны йота икән. Аны аска каратып салгач, барлык негатив җиргә китәчәк. Ә сезне тыныч йокы, матур төшләр, иртән яхшы кәеф көтәргә тиеш.
Ләкин ялгыш көзгенең пыяла ягын өскә каратып салмагыз. Югыйсә, кире нәтиҗә булачак.
Менә шулай. Ышансагыз, эшләгез.
Яхшы йокы, күтәрненке кәеф, уңышлар һәм сәламәтлек сезгә!

Фото:
Яндекс.Дзен

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: