+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
30 ноябрь 2021, 07:26

Безнең Путин чит илләрдә дә бик популяр!

Дистә елдан артык чит илдә яшәгән якташыбыз аңа чит ил кешеләре барыннан да ешрак нинди сораулар биргәнен сөйләде. Беренче чиратта алар илебез Президенты Владимир Путинның шәхесе белән кызыксына икән.

Безнең Путин чит илләрдә дә бик популяр!Безнең Путин чит илләрдә дә бик популяр!
Безнең Путин чит илләрдә дә бик популяр!

Анастасия исемле якташыбыз Германиядә һәм Португалиядә укыган, һәм "чит ил компаниясендә үзеңнең Русиядән булуыңны сөйләсәң, һичшиксез, игътибарсыз калмаячаксың" ди. Бу хакта "Рамблер" хәбәр итә.

Чит ил кешеләре иң киң таралган стереотиплардан һаман арына алмый, алар безнең илдә урамнарда чыннан да аюлар йөриме, яки су урынына аракы эчәләрме, дип сораша икән. Шул ук вакытта, Анастасия сүзләренчә, беренче чиратта башка ил халкын Русия Президенты Владимир Путин кызыксындыра.

"Русиядән икәнемне белгәч тә алар иң беренче чиратта Путин турында сораша башлый. Ә минем Мәскәү Хөкүмәтендә эшләгәнлегемне һәм чараларның берсендә Путин белән янәшә утырганымны белгәч, шпионнар турындагы шаяртулар да башлана", - дип язган якташыбыз.

Популярлык буенча икенче сорау – ул Русиядә коронавирус белән хәл турында. Аның сүзләренчә, кайвакыт чит ил кешеләре COVID-19 турында сораша башласа, сөйләшү темасын үзгәртеп тә булмый, ди.

Менә шундый хәлләр, дуслар. Югыйсә, ул аюлар һәм аракы турындагы мәгънәсез сораулар тәмам ялкыткан иде бит инде, хәзер, ниһаять, Президентыбыз Путин чит ил кешеләрендә ныграк кызыксындыра, димәк, аның дәньякүләм абруе да арта бара.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас