+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
30 ноябрь 2021, 15:22

Нострадамус 2022 елга ниләр фаразлаган?

Легендар күрәзәченең киләсе елга ниләр юрганы билгеле.  

Нострадамус 2022 елга ниләр фаразлаган?Нострадамус 2022 елга ниләр фаразлаган?
Нострадамус 2022 елга ниләр фаразлаган?

Легендар күрәзәченең киләсе елга ниләр юрганы билгеле.

Нострадамус фаразлавынча, 2022 елда дөньяның күп илләре кояш энергиясен киң куллануга күчәчәк. Бу климатның үзгәрүенә һәм энергиягә хаклар артуга бәйле.

Кешеләр... җиһанга сәяхәт итә башлаячак!

Глобаль җылыту белән көрәш тә башланмакчы. 2022 елдагы “кайнар сугыш”ның сәбәбе глобаль җылыту һәм табигый ресурсларның кимүе булачак икән.

Тагын бер искиткеч фараз — чит планетада яшәүчеләр... Путин белән килешү төзиячәк! Ә менә ни хакында икәнлеге әлегә билгеле түгел.

Яхшы фараз да бар — Русия белән Украина арасында тынычлык, яхшы мөнәсәбәтләр урнашачак. АКШ моңа каршы булачак, ләкин Германия һәм Европаның башка илләре моны хуплаячак.

Ә менә Якын Көнчыгыш илләре бомбардировкалардан каза күрергә мөмкин икән...

Фото: depositphotos.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас