-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
3 декабрь 2021, 11:05

Кайбер йөзек-алкалар бәхетсезлек китерә!

Ә сез нинди бизәнгечләрдән сак булырга кирәклеген беләсезме?

Кайбер йөзек-алкалар бәхетсезлек китерә!
Кайбер йөзек-алкалар бәхетсезлек китерә!

Ә сез нинди бизәнгечләрдән сак булырга кирәклеген беләсезме?

Табылган беләзек, йөзек, алкалар бәхет китермәячәк. Киресенчә булырга мөмкин. Бу бизәнгечләрне таксагыз, аны югалткан кешенең барлык сырхау-сагышлары сезгә күчәчәк.

Ломбардта алтын бизәнгечләрне арзанракка сатып алырга мөмкин. Ләкин шуны онытмагыз: кеше яхшы тормыштан бизәнгечен ломбардка китерми. Монда тапшырылган бизәнгечләргә элекке хуҗасының хәсрәте, күз яшьләре сеңгән була. Шуңа андый йөзек-алкаларны алмаска тырышыгыз.

Бизәнгечләрне явыз ният белән бүләк итүчеләр дә бар. Әгәр ниндидер бүләк ителгән бизәнгеч таксагыз, гел күңелсезлекләр килгәнен сизәсез икән, бүләк биргән кешенең сезгә бик яхшы мөнәсәбәттә булмавын сизәргә мөмкин. Андый бизәнгечләрне дә такмау хәерле.

Күп гаиләләрдә буыннан-буынга күчкән бизәнгечләр бар. Бу бик яхшы. Аларны саклык белән, әбекәйләрегезгә хөрмәт белән тагарга кирәк. Ләкин мондый гаилә бизәнгечләрен сатарга, чит кешегә бүләк итәргә ярамый. Югыйсә, уңышны, сәламәтлекне дә “сатып” җибәрергә мөмкинсез. Мондый бизәнгечләр буыннан-буынга күчәргә тиеш.

Фото:
w-dog.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: