+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
9 декабрь 2021, 06:00

Бәхетле булуның серләрен беләсезме?

Дөньяда иң бәхетле буларак танылган кеше – сигезенче дистәсен ваклаучы Тибет монахы Матье Рикар, ул үз-үзең белән гармониядә яшәү серләрен ачкан.  

Бәхетле булуның серләрен беләсезме?Бәхетле булуның серләрен беләсезме?
Бәхетле булуның серләрен беләсезме?

Дөньяда иң бәхетле буларак танылган кеше – сигезенче дистәсен ваклаучы Тибет монахы Матье Рикар, ул үз-үзең белән гармониядә яшәү серләрен ачкан.

Рикар сүзләре буенча, кешеләрдә үзләрендә ике сыйфатны үстерергә кирәк – альтруизм һәм шәфкатьлелек.

Моннан тыш, көн саен 15 минут бары тик яхшылык турында уйлау мөһим.

Монах кеше психикасына иң начар йогынты ясаучы хиснең көнләшү булуын исбатлый.

“Үзен башкалар белән чагыштыру кешене үтерә”, – ди буддист.

Рикар 2008 елда галимнәр үткәргән тикшерүдә катнашкач таныла.

Аңа медитация вакытында 256 сенсор тоташтыралар һәм монахның баш миеннән чыккан гамма-нурлар аның чиксез бәхет кичерүен күрсәтә.

Тикшерүчеләр Рикарның күрсәткечләре уникаль булуын әйтә. Ә ул үзеннән күпкә зуррак уңышларга ирешкән монахлар барлыгын әйтә.

Фото:napiboldogsag.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас