Кәнфит бүләк иттеләрме? Бик яхшы. Байлык һәм татлы тормыш көтә үзегезне. Шоколад — власть һәм мәхәббәт символы. Шоколад бүләк иткән кешегә бүләк алучы тартыла башлый икән...
Шәм — тормыш, белем, караңгылык белән көрәшне аңлата. Бүләккә шәм алсагыз, тормышыгызга өмет килер.
Хушбуй явызлыктан саклый һәм мәхәббәтка ишарәли. Мондый бүләк рәхәт, бай тормыш вәгъдә итә.
Бияләй һәм перчаткалар — җылылык һәм яклау символы. Аны бүләк иткән кеше сезне ярата һәм сакларга, якларга тели.
Чынаяк — сәламәтлеккә һәм җитешлеккә. Тормышыгыз “тулы чынаяктай” булырга тиеш.
Бизәнгеч яисә акча — бик яхшы бүләк! Тормыш энергиясе, власть, байлык билгесе.
Ә менә эчемлек бүләк итүчене аңлавы авыррак. Бер яктан, ул тормыш мәгънәсен аңлау, муллык белән чагыштырылса, икенче яктан мәкерле уйларны аңлатырга мөмкин.
Тастымал — чисталык, якланганлык билгесе. Караңгы көннәрегез артта калачак, якты матур көннәр киләчәк!
Фото: goodfon.ru