

Яңа ел алдыннан һәрвакыт кызык хәлләр була. Шуларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәсебез килә.
"Без шәһәрдә яшибез. Дустым Яңа елны каршы алырга шәһәрдән читтә урнашкан бакчасына чакырды. Берничә дус машинага утырып, кичке унберләр тирәсендә генә бакчага киттек. Безнең биредә булган юк иде әле. Дустыбыз кызыл түбәле йорт, дип аңлаткан иде. Поселокка килеп җиттек, кирәкле йортны эзләп таптык. Биредә безнең кебек үк яшьләр җыелган иде инде, шашлык кыздыралар. Ишегалдына кердек, таныштык. Хуҗа кайда дигән сорауга Вова кибеткә китте, тиздән булачак, диделәр. Мин аңа шалтыратам, ләкин телефонын алмады. Безне өстәл артына утырттылар, бераз капкалап алдык, мунча яктык. Бераздан Вова килде, ләкин ул безнең Вова түгел иде! Без өйләрне бутаганбыз икән. Менә шулай итеп яңа дуслар барлыкка килде! Әле дә аралашып яшибез", - дигән Сергей социаль челтәрләрдә.
Фото: bookofmonth.ru