

Гадәттән тыш пассажир
(Аучы Дәрбиләт Хәлимов сөйли).
Бервакыт Яңа ел алдыннан без, өч дус, кабан атарга сунарга киттек. Засадада бик озак утырырга туры килде, урман дуңгызын төнгә каршы гына атып ала алдык. Тиз генә машинаны алып килдек тә, авыр кабанны багажникка салып, кайтыр якка кузгалдык. Мин рульдә. Берзаман салондагы көзгегә күз салсам, арткы утыргычта өч шәүлә күренә, икәү генә булырга тиеш бит! Тәнем чымырдап китте!
Арытаба баруымны дәвам итәм. Бераздан күзем янә көзгегә төште: таныш булмаган теге пассажир зур йон бүректә утыра, үзе танышларымнан күпкә симезрәк. Шуннан соң гына башыма барып җитте: бу бит һушына килгән кабан! Мылтыкларыбыз да багажникта, катыборын янында!
Кинәт кенә чыелдатып тормозга бастым да, тиз генә машинадан чыгып, урманга таба йөгердем. Әлегә бернәрсә дә аңларга өлгермәгән дусларым, шулай ук машинадан чыгып, миңа кычкыра, бармакларын чигәләре тирәсендә бөтерә. Ләкин соңыннан, машина эчендә ни булганын аңлагач, миннән дә тизрәк йөгерә башладылар!
Кыскасы, урманга таба озак кына йөгергәннән соң без анда бер сәгать чамасы утырдык. Машина янына кире әйләнеп кайтканда анда кабан юк иде инде. Кайтып җиткәнче сөйләшмәдек...
Капчыкта – тере күчтәнәч
(Таксист Зөлкафил Әһәдуллин искә ала)
Яңа ел төнендә эшләү, нигездә, кызыклы һәм күңелле вакыйгалар белән истә кала: пассажирлар сине бәйрәм белән котлый, кәнфит, шампан шәрабы белән сыйларга, башыңа Кыш бабай башлыгы яисә иягеңә аның сакалын кидерергә тырыша, җырлыйлар...
Ләкин бер очрак чын-чыннан котны алды. Чакыру буенча бер шәхси йортка килдем. Бик озак беркем дә чыкмады. Соңыннан карыйм: Кыш бабай белән Карсылу киләләр. Ярар, мәйтәм, күңелле булачак. Капчыкларына ниндидер зур әйбер салганнар.
Багажникны ачмакчы булган идем, капчык эчендәге теге әйбер тибенә, әллә нинди сәер тавышлар чыгара башлады. Котым очты, машинама тиз генә утырып, моннан ычкынмакчы булган идем, өлгермәдем, теге икәү арткы утыргычка кереп чумдылар да шәхси сектордагы бер адресны әйттеләр. Әһә, мәйтәм, мин хәзер артык шаһит, миннән котылырга тырышачаклар, исән калдырмаслар!
Салонда тынлык урнашты, берсе дә сөйләшми, капчык эчндәгесе дә тибенми хәзер, ыңгырашып кына бара. Ярты юлда мин шулай да машинадан сикереп төшеп калырга уйладым. Ни булса да булыр, имгәнсәм дә исән калырмын әле! Кинәт кенә чыгып чаптым. Аннары пассажирлар да һушка килде, миңа кычкыралар: “Мужик! Кая чаптың? Капчыкта сарык бәрәне бит!..”
Кыскасы, бу вакыйга яхшы гына тәмамланды. Ачыклануынча, минем пассажирлар дусларына Яңа ел бүләге итеп бәрән алып барырга булган икән...
Куркыныч шигырь
(Дөррия Вәлитова хәтерләвеннән)
Ата-аналар балаларына әкият сөйләргә тиеш, диләр бит инде, анысын кем уйлап чыгаргандыр, эт белсен. Кыскасы, балалар бакчасындагы иптәшләремнең барысына да төнгелеккә әкият сөйлиләр, я китаптан укыйлар икән. Мин дә кич саен әтиемнән әкият таптыра башладым. Ә ул көн саен А. С. Пушкинның китабын ала да миңа бер үк “матур” әкиятне укый башлый. Тора-бара мин ул шигъри әкиятне ятлап алдым.
Шулай көн артыннан көн үтте, балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме җитте. Куян, Кар бөртеге костюмын кигән балалар йөгерешә. Чыршы бизәлгән. Бүләкләр тараталар. Менә, ниһаять, Кыш бабай килеп керде дә: “Ягез әле, балалар, кем шигырь сөйләп, кем җырлап күрсәтә? Кемнең бүләк аласы килә?!” – дип кычкырып җибәрде. Минем бүләк аласым килә, әлбәттә! Барысының да карашы миңа төбәлде.
Урындыкка менеп бастым да (кайсы сантые моны уйлап чыгаргандыр инде!) Пушкин шигырен сөйли башладым:
“Прибежали в избу дети, второпях зовут отца:
Тятя, тятя, наши сети
притащили мертвеца...
Врете, врете, бесенята,
закричал на них отец,
Ох уж, эти мне ребята,
будет вам ужо мертвец...”
Халык тиз генә аңлый алмады... Аннары ыгы-зыгы башланды. Карсылу катып калды. Кыш бабай белән тәрбияче мине урындыктан өстерәп төшерделәр дә авызымны кәнфит белән томаладылар, янәсе, җитте, син инде бүләклек сөйләдең... Мин каршы килеп маташам: шигырьне сөйләп бетермәдем бит әле, тагын да кызыграк урыннары калды!.. Ләкин өлкәннәр көчлерәк булып чыкты...
Мин искиткеч популяр булып киттем, әлеге шәп шигырьне теләсә нинди почмакта сөйләп йөри башладым. Шуннан соң миңа башкача әкият сөйләмәс булдылар...
Путин белән очрашуга ашыккан
(ДПС инспекторы Мәмдүт Сарымсаков сөйләгәннән)
Яңа ел төнендә кизү торабыз. Сәгать 11 тирәсе булгандыр, яныбыздан бер машина коточкыч тизлектә выжлап узып китте. Сәгать ярым куганнан соң тоттык тегене. Наркотик сатучылар, бандитлар, исерекләр – без барысына да әзер идек инде. Беркем дә чыкмый. Бардым да ишекне кинәт кенә ачып җибәрдем. Шофер утыргычында яхшы гына киенгән айнык абзый утыра.
Аның аңлатмасын тыңлаганнан соң, хәтта безнең майор да сүзсез калды: “Әйе, беләм, тизлекне арттырдым, ләкин өйгә бик нык ашыгам шул! Президентыбыз Владимир Путинның котлау чыгышын ишетми калырмын дип курыктым!” Кыскасы, бу кадәр җитди сәбәпне аңлап кабул иткәннән соң, көлештек тә шоферны кайтарып җибәрдек...
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).