+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
13 гыйнвар 2022, 14:40

Иске Яңа елда нишләргә ярамый?

Бүген - Иске Яңа ел. Белгечләр бу көнне дөрес үткәрергә киңәш итә.  

Иске Яңа елда нишләргә ярамый?
Иске Яңа елда нишләргә ярамый?

Бүген - Иске Яңа ел. Белгечләр бу көнне дөрес үткәрергә киңәш итә.

Аларга ышансак, бүген артык көч сарыф итәргә, эшләргә ярамый. Югыйсә, ел буе арыган булырсыз.

Бүген ярдәм сораучыларга - ярдәм итү, гафу үтенгәннәрне гафу итү мотлак. Шулай ук көнләшүдән, талашудан, ачулану-үпкәләүдән сак булыгыз!

Өйдә нидер ватылса, шунда ук чыгарып ташлагыз. Моны өйдән яхшы энергия чыкмасын өчен эшләргә кирәк.

Бүген бурычка акча алмагыз, бурычка бирмәгез! Шулай итсәгез, фәкыйрьлектән качарсыз. Вак акча да санамагыз. Югыйсә, ел күз яшьләренә бай булачак.

Якыннарыгыз нидер сораса, үтенечләрен һичшиксез үтәгез. Югыйсә, аларны югалтырга мөмкин.

Иске Яңа ел белән! Бәхетле булыгыз!

Фото: joinfo.com

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: