+19 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
19 Января 2022, 05:46

"Туйдым туган көннәрдән!"

Елына ике тапкыр бәйрәм итеп гарык булган берәү. Аптырагач, туу турындагы таныклыгын... судка биргән! Суд нинди карар чыгарган дип уйлыйсыз?

"Туйдым туган көннәрдән!""Туйдым туган көннәрдән!"
"Туйдым туган көннәрдән!"

Салават районара судында яңа елның беренче көннәрендә районның 60 яшьлек кешесе гаризасы буенча гражданлык эше каралды. Ир ЗАГС бүлегенә аның туу турындагы акт язмасына үзгәрешләр кертергә: 1962 елның 3 гыйнвары урынына 1961 елның 11 октябрен теркәргә тели.

Аны әнисе бала 1961 елның 11 октябрендә дәваханәдә түгел, ә өйдә туганын хәбәр итте. Әтисе бу вакытта өйдә булмый. Авыл Советына аның тууын теркәү турында гариза белән беркем дә мөрәҗәгать итми. Әтисе кайткач, авыл Советына гариза яза, анда малайның туган көнен якынча күрсәтәләр.

"Суд, эш буенча җыелган дәлилләрне анализлап һәм аларга хокукый бәя биреп, ирнең туу турында акт язуында ялгышлык булуы, яки язуның чын вакытка туры килмәве, шулай ук акт язмасының туу актын теркәү кагыйдәләренә туры килмәве исбатланмавы турында нәтиҗә ясады. Гаризаны канәгатьләндерүдән баш тарттылар", - дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Судның гариза бирүчегә, аның тууы турындагы акт язмасына үзгәреш кертү өчен нәрсә этәргеч булды, дигән соравына ир үзенең туган көнен һәр ел ике тапкыр билгеләп үтүдән гарык булуын белдерде.

Дуслар! Сезнең арада да бармы ике туган көнле кешеләр?

Фото: "ВКонтакте"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас