Русиянең фигуралы шуу остасы Елизавета Ходайбирдиева “Instagram”дагы сәхифәсендә никах балдагы киеп төшкән фотоларын урнаштырган.
Елизавета Ходайбирдиева Егор Базин белән парлы шууда чыгыш ясый. Узган Русия чемпионатында алар өченче урынны яуладылар. Әлеге пар Пекинда узачак Олимпия уеннарына запас спортчылар исемлегенә кертелде.
19 яшьлек спортчы кыз Беренче каналның креатив продюсеры Кирилл Благовны сайлаган.
Фигуралы шууда иң чибәр кызларның берсе булган Лиза “Инстаграм”дагы фотосурәте астына “Сезгә минем маникюр ничек күренә?” – дип язып куйган. Ә кулында никах балдагы ялтырый.
Фото: eurosport.ru