+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
7 февраль 2022, 06:04

Яратмыйм мактанчыкларны...

Марат Кәбировтан сатира һәм юмор. 

Яратмыйм мактанчыкларны...Яратмыйм мактанчыкларны...
Яратмыйм мактанчыкларны...

Мин — әйбәт язучы. Нык әйбәт. Минем әсәрләр буенча Голливуд кына кино төшерә ала. Мин бары тик Америкада популяр була алырлык хоррор һәм психологик триллер жанрында язам. Мин бөтенләй бүтән... Башка үлчәм...
Шулай ди ул. Ачыктан-ачык... Бөтен мир алдында... Елмая әле, җитмәсә...
Ә мин мактанчыкларны яратмыйм.


Әлбәттә, аның ирония белән сөйләшә торган гадәте дә барын беләм. Кайвакыт, вакыйгаларны куертырга, хисләрне кайнатырга, бәхәсне кыздырырга теләп, бөтенләй кирегә сукалый ул. Үзенең хаксызлыгыннан да, ахмак булып күренүеннән дә, гарьлеккә калуыннан да курыкмый. Хәер, ахмак булып күренүдән курыкмау үзе үк ачы ахмаклык түгел микән әле ул. Әнә бит нинди астыртын тантана белән мактанып тора.


Мин — әйбәт язучы, имеш... Шунда гына тукталып калса да ярыйсы иде. Яки башкалар шикелле акыллы итеп: “Безнең язучылар нык әйбәт. Күпләренең әсәрләре буенча Голливуд кына кино төшерә ала. Хәтта Америкада гына популяр булган хоррор һәм психологик триллер жанрында да язучылар бар... “ — диебрәк җибәрсә. Бу очракта аның сүзе ничектер акланыр иде. Хәтта бу мактану да түгел, ә башкаларны мактау сыманрак тоелыр иде. Шул ук вакытта: “Тукта, кем бездә бу жанрда яза соң әле?” — дип барлап караучы булса, аның үзеннән башка кеше юклыгы ачыкланыр һәм... Ну, аңлашыла инде...


Юк, бу алай эшләми. Бу ачыктан-ачык мактана. Башкалар сыман эченнән генә уйлап йөрсә дә бер хәл иде. Уйласын үзалдына күпме кирәк шулкадәр. Бик важный кыяфәт чыгарып, әсәрләре белән бөтен кешене берьюлы үлемнән коткарган каһарман сыман кыланып йөрсен. Трибуналарга менеп, акыллы сүзләр сөйләсен.
Югыйсә, ул акыллы сүз­ләрне ятлап алу да кыен түгел бит инде. Аны бөтен кеше дә сөйли, бары тик җөмләләрне бераз үзгәртеп кабатларга кирәк. Әйтик, “татар бетә” диясе урынга “милләтебез бүген бик авыр хәлдә”, яки “бүген безнең мөкатдәс бурычыбыз — халкыбызны саклап калу” — дияргә генә кирәк. Һәм ниндидер яңа карашлар, күпчелек кабул итмәслек күренешләр белән очрашканда махмырдан интеккән кыяфәт белән: “Бу безнең татарга хас түгел”, — дип, чырай сытарга. Бары тик шул гына.


Һәм, әлбәттә, костюм-галстук мөһим. Бик грамотный костюм да кирәкми. Надан булсын ул костюм, үтүкнең дә, сабынның да нәрсә икәнен белмәсен, тик костюм булсын. Шул вакытта күлмәгеңнең ычкынган сәдәфеннән кендегең күренерлек итеп корсагыңны киерә биребрәк, бер-ике акыллы сүзне яттан сөйлисең дә... шул рәвешле бөеклегеңне башкаларга да исбатлап күрсәткәч, үзалдыңа тавыш-тынсыз гына мактанып тик йөрисең.


Халкыбыз да нәкъ шулай ди ич. Үзеңне үзең мактама, сине кеше мактасын, ди.


Бөеклегеңне башкалар белән дә уртаклашу теләге кендегеңнән дә алгарак чыгарга омтылса, берәр классикны искә төшереп: “Иң зур классигыбыз Фәлән Фәләнов, мәрхүм, мине бик ярата торган иде бит. Синең әсәрләр буенча Голливуд кына кино төшерә ала, ди торган иде. Безнең илдә кадереңне бик белмәделәр инде, ну Америкада булсаң, син бик популяр булыр идең, шул хакта язарга уйлап йөрим әле, дигән иде дә бик вакытсыз китеп барды шул, өлгермәде...”, — дип уфтанып куярга мөмкин.


Әлбәттә, иң уңышлысы – Президент. Аны еш мактарга, адым саен исем-отчествосы белән телгә алырга кирәк. Мәсәлән: “Теге көнне В. В. әйтте: “Мин тагын Хәйям иҗатын яратам”, — диде...” Беренчедән, бу сүзне Президент башта синең үзеңә әйткән икән дип уйлыйлар. Икен­чедән, “тагын” дигән сүз тылсым өсти. Ул: “Мин, әлбәттә, сезнең китапларны йотлыгып укыйм, тагын Хәйям иҗатын яратам”, — дигәнрәк төсмер бирә...


Һәм инде бик крайный очракта: “Язучының зурлыгын иң беренче чиратта аның каләмдәшләре билгели. Мин үземне шулай зурлаган чын әдипләргә бик рәхмәтлемен. Миңа зур ышаныч күрсәтеп: “Синең әсәрләр буенча Голливудта кино төшерергә мөмкин. Хоррор һәм психологик триллер жанрында иҗат итүчеләр бик сирәк бит ул. Син — шундый сирәк талант­ларның берсе...” дип торулары миңа канат куя”, — дип тә була.


Ә бу юньсез... Мин — әй­бәт язучы, имеш... Ә белә­сеңме, әйбәт язучылар күпме бездә?!. Иң беренче чиратта шул әйбәт язучыларны мактарга кирәк. Чөнки әдәби­ятның төбендә шулар тора. Алар мәңгелек әсәрләр яза. Күпләренең һәрбер әсәре язылып бетү белән мәңгелеккә күчә. Хәтта бер тапкыр да укылмаган килеш. Бәхиллә­шеп тә тормыйча. Башта шулай әсәрләре күчә мәңгелеккә, соңыннан... Менә шуларны рәнҗетмәскә кирәк. Хәтта үзеңне түгел, ә бүтән, чынлап та талантлы язучыны “ул — әйбәт язучы” дисәң дә бу үзе үк башкаларны кимсетү. Чөнки аерым бер язучыны мактау ул башка каләм иялә­рен хурлау кебек. Язучылар­ның гаебе юк монда, колаклары шулай ишетә, конструкциясе шундый. Ә үзеңне шулай дип әйтү... Бу — әрсезлек, әдәпсезлек, оятсызлык. Бу татарга хас түгел. Әдәбият “әдәп, оят” сүзләрен­нән ясалган. Әдәпле була алмыйсың икән, сиңа оят булырга тиеш, димәк. Ә “хөрри­ят” “хөр, оят” сүзен­нән...
Мин — әйбәт язучы, имеш...


Ә мин мактанчыкларны яратмыйм. Мин мактанчыкларны күралмыйм. Гафу итә алмыйм аларны. Нинди генә һөнәр иясе булсалар да. “Мин — әйбәт журналист... Мин — әйбәт эшкуар... Мин — әйбәт врач... Мин — әйбәт...” Кеше үзенең әйбәтлеге турында берни дә әйтмәскә тиеш.


Ә бу сантый мактана. Мин — әйбәт язучы, ди. Журналистлар алдында, бөтен мир каршында... Ачыктан-ачык... Бернинди кагыйдәләрне санга сукмыйча...
Тик никадәр генә әдәпсез, оятсыз булса да, бу бәндәне гафу итәргә туры килә. Аңа ачуланып булмый. Чөнки бу – мин үзем.


P.S.: Мин тагын хаталанамдыр инде. Бәлки, бераз кирәктер ул мактану. Үзеңне үзең мактамасаң, синең хакта беркем дә дөресен әйтмәс иде...

 

Фото: pixabai.com 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас