

Борынгыдан килгән халык сынамышларына ышансак, 8 февральдә көн чатлама салкын булса — җәй эссе булачак, аеруча август ае.
8 февральдә көн җилсез һәм болытсыз, аяз булса, яз иртә киләчәк, җылы булачак.
Бүген кошларны күзәтегез. Әгәр кошлар үзләрен тынгысыз тотса, кыш озакка сузылачак.
Бүген кояш баеганда күк йөзе болытсыз булса, көннәр салкынайтачак.
8 февральдә күктәге тонык Ай күп кар явачагын хәбәр итә. Ә күк йөзе йолдызлы булса, быел җитен уңачак.
Һава торышы белән бәйле булмаган башка сынамышлар да бар. Ышанганнар колак салсын.
8 февральдә теләк теләп, усак ботагына матур тасма бәйләп куйсагыз, ул үтәлергә тиеш, имеш.
Шулай ук бүген кияүгә чыкмаган кызларга егетләр белән танышырга, көзгегә озак карап торырга, тәрәзәне ачарга ярамый икән. Бу гамәлләр уңышсызлык җәлеп итәргә мөмкин, ди.
Бүген яңа эшләр башламау да хәерле икән. Башланганнарын матур итеп төгәлләп кую яхшы.
Фото: pexels.com