Моны каян белгәннәр, дисезме? Палеонтологлар Мьянма (Бирма) дәүләтендә гадәти булмаган гәрәбәгә юлыккан. Аның эчендә... борынгы таракан катып калган булган. Белгечләр фикеренчә, бу бичара чираттагы “сәяхәте” вакытында нарат сумаласы эченә кереп баткан, гасырлар эчендә сумала катып, гәрәбәгә әверелгән. Ә таракан исә шуның эчендә бозылмыйча сакланган.
Галимнәр, зур саклык белән гәрәбәдән тараканны тартып чыгарып, аның һәр органын тикшергән. Нәтиҗәдә, борынгы “озынмыек”ның, хәзерге кардәшләре белән чагыштырганда, бер зур үзенчәлеге булуы ачыкланган. Аның күзләре көн яктылыгына яраклашкан булган, ә хәзерге тараканнарның организмы төнгә җайлашкан.