+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
26 февраль 2022, 08:56

Динозаврлар суык тиюдән юкка чыкканмы?

Америка Кушма Штатларының Монтана штатында табылган динозавр сөлдәсен тикшергәннән соң, галимнәр сенсацион нәтиҗәгә килгәннәр: әлеге җан иясе үпкә авыруы аркасында юкка чыккан. Ягъни без “омикрон”нан интеккән кебек үк, ул туктаусыз ютәлләгән, аның башы авырткан, тамагы шешкән, борыныннан аккан һәм, ахырда, инфекция тын юллары аша үпкәсенә кадәр үк төшеп җитеп, кислород килүне туктаткан.

Динозаврлар суык тиюдән юкка чыкканмы?Динозаврлар суык тиюдән юкка чыкканмы?
Динозаврлар суык тиюдән юкка чыкканмы?
Әлеге динозавр моннан 150 миллион ел элек үк яшәгән. Үлгәндә аңа 20 яшь чамасы булган. Галимнәр әлегә авыруның сәбәпчесен атый алмый. Ул бактерия дә, вирус та, аллергия тудыра торган гөмбәчек тә булырга мөмкин. Белгечләр фикеренчә, нәкъ әлеге инфекция динозаврларның юкка чыгуына китергән булуы ихтимал. Бу очракта 150 миллион ел элек динозаврларның да үз ковиды, үз пандемиясе булган дип фаразларга гына кала.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас