Иң кызыгы шул: бу барабанда уйнап та, аны кагып та булмый. Галимнәр билгеләвенчә, ул ни сәбәптәндер вафат булган балаларның җаннарын явыз рухлардан саклау өчен, ягъни ритуаль максатлардан чыгып, кабергә салынган.
Әлегә кадәр дөньяда шундый өч барабан барлыгы билгеле иде. Алар һәммәсе дә бер урында – Бөек Британиянең Көнчыгыш Йоркшир шәһәре янында, 1889 елда табылган. 17 февральдә дүртенче барабан да алар янында, Британия музеенда, үз урынын алды.