Ниһаять, 45 еллап вакыт үткәч, ягъни быел, Русия галимнәре тарафыннан Ай кабаттан өйрәнелә башлаячак. Ерак Көнчыгышта урнашкан “Восточный” космодромыннан анда “Луна-25” аппараты очачак һәм Җирнең табигый иярчененә төшеп утырачак. Ул Айда кимендә бер ел эшләр, дип көтелә. Әлеге вакытта аппаратта электрорадиотехник сынаулар бара. Алар март аенда тәмамланырга тиеш. Апрельдә аңа программа җиһазлары урнаштырылачак. Аннан инде аппарат җиһан тарафларына юлланачак.
Ләкин эш моның белән генә бетми әле. 2024 елда Айга – “Луна-26”, бераз соңрак “Луна-27” аппаратлары юл алачак. Алар, Ай өстендәге боз катламын тишеп, аның өстен, табигый составын тикшерергә тиеш.
Әлеге проект Кытай белән берлектә башкарыла һәм киләчәктә Айда кешеләр яши алырлык фәнни-тикшеренү станциясен төзү максатын куя.