+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
28 февраль 2022, 04:22

Уммодан килгән өммәт

Алар инде 70 елдан артык Җирдәге тормышны күзәтә икән.

Уммодан килгән өммәтУммодан килгән өммәт
Уммодан килгән өммәт
Бу тарих 1966 елда җен-шайтаннар, әрвахларның җаннары белән шаярудан башланып китә. Мадрид университеты студентлары, буш вакытларын ничек үткәрергә белмәгәнлектән, изотерик түгәрәк оештыра һәм, төннәрен өстәл тирәли җыелышып, җен-шайтаннар, мәрхүмнәрнең рухлары белән контактка керергә тырыша. Әрвахларның җаннары белән аралашып ялыккач, арадан берәү чит планета вәкилләрен чакырырга тәкъдим итә. Аларга җавап итеп, Кыз йолдызлыгындагы “Уммо планетасы вәкилләре” контактка чыккач, студентларның аптыравының чиге булмый...

Кара киемле кешеләр

Бу хәл-вакыйгалар турында киңкүләм мәгълүмат чараларында язып чыккач, эшкә галимнәр дә кушыла. Әлеге мәсьәлә белән барысыннан да ныграк астрофизик, Франциянең Фәнни тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Жан-Пьер Пёти кызыксына. Башта ул әлеге хәлләрне уйлап чыгаручыларны фаш итәргә уйлый, әмма тупланган материалларны өйрәнә башлагач, фикерен үзгәртергә мәҗбүр була. Уммодагы фән казанышлары аңа шулкадәр кызыклы һәм аңлау өчен катлаулы була ки, галим берзаман әлеге документларның чынлыгына ышана башлый.
Соңыннан ул язганча, аның ачышларының 90 проценты – аңа уммитлар җиткергән идеяләрнең нәтиҗәсе. Мәсәлән, галим җиһандагы Зур шартлау теориясен яңадан карарга кирәклеген күтәреп чыга, чөнки яктылык тизлеге һәрвакытта да бертөрле түгел, ә вакыт кайбер шартларда кирегә дә ага башларга мөмкин.

Болар нәрсә булган соң?

Бу проблеманы өйрәнүчеләр уммит хатларының барлыкка килүен берничә төрле аңлатмакчы.
Беренче версия буенча, ул хатлар чын һәм уммитлар чыннан да бар. Русиядә берничә уфологның бер-бер артлы сәер үлүен дә алар белән бәйләмәкче булганнар, ләкин дәлилли алмаганнар. Шул ук вакытта уммит­ларның барлыгын турыдан-туры раслаучы дәлил дә табылмаган, ә ул хатларда хәзер кешелек өчен кызыклы булырдай мәгълүмат та юк. Галимнәр җиһанда Юмма йолдызы булырга тиешле координатларны да берничә тапкыр сканлап алган, ләкин таба алмаганнар.
Икенче версиягә ярашлы, бу тарих – махсус хезмәтләр операциясе нәтиҗәсе. Испаниянең шундый хезмәте белдер­гәнчә, ул хатлар – КГБның провокациясе. Имеш, шундый юл белән Советлар Союзы Испаниядәге сәяси фонны үзгәртергә уйлаган, чөнки бу ил – Европада коммунистлар партиясе булмаган бердәнбер төбәк. Моңа дәлилләрне шулай ук таба алмаганнар, уммитларның көрән төстәге эмблемалары гына безнеңчә “ж” хәре­фенә бик шикле булып охшап тора, имеш...
Боларга өстәп, СССР таркалганнан соң, имеш, безнең илдән Көнбатышка ниндидер “зәңгәр папка”ның яшерен рәвештә тапшырылганын күргән кешеләр булуы турында сүз таралган. Анда, имеш, КГБ чит цивилизацияләр турындагы барлык мәгълүматны туплап, җыеп барган булган; югарыда телгә алынган уммит хатларының чынлыгы шул документларда расланган; хәтта СССРда ул уммитларның берсен тотып, аны илебез галимнәре бик җентекле итеп тикшергән дә, ди. Болар хакында Американың бер журналистына Көнбатышка качкан элекке КГБ офицеры П. Климченков сөйләгән булган, имеш...
Өченче версиягә ышан­сак, Европа халкын шул рәвешле ниндидер яшьләр төркеме шаяртырга уйлаган, алар­ның максаты – үз идея­ләрен шулай итеп киңрәк тарату булган, диләр.
Әмма иң популяр фаразга ярашлы, уммит­лар­ның хатлары – диктатор Франконы бик өнәмәгән галимнәр төркеменең нык катлаулы мистификациясе нәтиҗәсе, дип баралар. 1992 елда моның чыннан да шулай булуын психолог Хосе Луис Пенья таныган. Ул белдергәнчә, шушы хатларны һәм хәбәрләрне тарату юлы белән ул кешелекнең чит цивилизация вәкилләре белән очрашуга әзерлеген тикшереп карарга уйлаган. Үзе исә чыннан да уммит хатларын алучыларның берсе булган, ә 1966 елда уммитларның эмблемасы төшерелгән җиһан корабын күрүе турында да белдергән. Дөрес, бик тиздән ул инде инсульт кичерә һәм сөйләшү сәләтеннән бөтенләй мәхрүм кала...

Яши-яши күрербез...

XXI гасырда Уммо өммәте кешеләр белән инде твитлар ярдәмендә аралаша башлый. Аларның хәбәрләренә караганда, Җир йөзендә аларның саны 240 булган, ә 2021 елда аннан янә 432 агент безнең планетага төшерелгән. 2023 елда исә цивилизацияләр арасында якын баг­ланышлар башланачак, ул вакытта Җиргә ниндидер иерарх киләчәк.
Уммитлар безнең планета халыкларына тискәре йогынтысын ясарга өлгергән дә инде: Боливиядә ниндидер секта оештырылып, аның адептлары үзләрен хәзер “Уммо балалары” дип йөртә башлаган икән. Җен-шайтаннар, мәрхүмнәрнең рух-җаннарын, шулай ук чит цивилизация вәкилләрен аралашуга чакыру белән шөгыльләнгән яшь студентлар төркеме чыннан да ниндидер төпсез упкынга караш ташлаган, күрәсең. Ә сәер һәм серле упкын, һәвакыттагыча, үзе кешеләргә караш ташлаган...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас