

"Башкортстанда ике миллионнан артык хатын-кыз яши, бу -бөтен халыкның якынча 53 проценты. Аларның һәркайсы - кемнеңдер әнисе, хатыны, апасы, кызы. Гаиләләрдә гадәттә төрле яшьтәге берничә гүзәл зат булганлыктан, бүләк сайлау бик үк гади эш түгел. Барысына да ничек ярарга?
Хәтта шундый күңелле мәшәкатьләргә дә игътибарлы булырга кирәк. Бөтен бүләкләрне дә кире кайтарып булмый бит. Аның каравы, сез сарыф итмәгән сертификат яки калган акчаны кире кайтарырга мөмкин.
Без бик мөһим әйберләрне карточкаларда язып куярга тырыштык. Карагыз - дусларыгыз белән уртаклашыгыз, һәрвакыт кирәге чыгачак.
Тагын да күбрәк файдалы мәгълүматны сез Башкортстан Республикасына Идарә үзәге (ЦУР) социаль челтәрләрендә белә аласыз. Якынлашып килүче бәйрәм белән!"