

Әмма “Fundación Contemporоnea” (“Заманча фонд”) тарафыннан төзелә торган “Lo mejor de la cultura” (“Мәдәнияттә иң яхшысы”) исемлегендә 2021 елда королева Софиянең “Сәнгать үзәге” Прадоны узып киткән.
Ә өченче урында Тиссен-Борнемис музее килә. Король театры, “PhotoEspaña” халыкара фотография фестивале һәм “Matadero Madrid” мәдәни киңлеге шулай ук беренче унлыкта. “Festival de San Sebastiоn” фестивале, Бильбаодан Гуггенхайм музее һәм Малаги кинофестиваленең алдынгылардан булуы ачыкланган.