Гыйнвар аенда төрле төбәкләрдән йөзләрчә лачынчылар ярышларга җыела. Фестивальдә катнашучылар тизлектә, аучылык күнекмәләрендә ярыша. Күпләр кыйммәтле бүләк оту, шулай ук яңа автомобильдә чүл гизү мөмкинлегенә кызыга. Ярышларны уздыруның төп максаты – уникаль мәдәни мирасны киләчәк буыннар өчен саклап калу. Мәсәлән, ун яшьлек Тани Мөхәммәд Әл Кубаиси, үзенең яшь категориясендә беренче урынны алып, 5 мең евролык бүләккә ия булган.
Лачыннар, гадәттә, 22 яшькә кадәр яши ала, ә менә аларның аучылык “стажы” дүрт елдан артмый. Әмма бу кошларны гомер буе тәрбиялиләр. Елның теләсә кайсы вакытында лачынны махсуслаштырылган клиникага алып килергә мөмкин, анда кошларга эндоскопиядән алып рентгенографиягә кадәр ясыйлар, шулай ук лаборатор тикшерүләр уздыралар.
Катар шулай ук үзенең мәйданнарында үсемлекләр дөньясының юкка чыгуына юл куймаска тырыша. Илдә тыюлыклар күп: аларда хайваннар һәм кошларның табигый яшәү җирлеге, үсемлекләрнең үсү урыны саклана.
Әйткәндәй, кайчандыр төрки халыкларда да лачын белән ауга йөрү гадәте булган.